news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Әлфия Галиәхмәтова хастаханәдә: «Башта онкология, аннан менә...»

news_top
Блогер Әлфия Галиәхмәтова хастаханәдә: «Башта онкология, аннан менә...»
Фото: Әлфия Галиәхмәтова сәхифәсеннән

Популяр блогер Әлфия Галиәхмәтова (блогер «Татар Малай»ның әнисе), инфаркт кичереп, хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйләде.

«Әллә кайчан тордым инде. Кешеләр кебек йоклый да белмим бит мин. Каты кайгырам, бар нәрсәне йөрәгем аша үткәрәм. Шуңа да саулык беткәндер. Хәзергә барысы да яхшы. Хәлемне белгәнегез өчен бик зур рәхмәт.

Урамда яңгыр ява. Нигә рәтем бетте, дигән идем, һава торышы бозылган икән. Җил-бураннарны организмым тиз тоя.

Әтисе мине ел буе бала карагандай карый. Балалар да шулай. Башта онкология 4 стадия, аннан менә инфаркт екты. Исән-сау булыгыз, чирләмәгез», – дип яза ул үзенең сторисларында.

Бәхетенә, блогерны вакытында алып килеп, табиблар кулына тапшыра алганнар. Бу хакта аның улы – блогер Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) яза.

«Әни белән барысы да яхшы. Инфаркт кичерде, вакытында хастаханәгә алып килделәр. Барыгызга да җавап та кайтарасы килә, тик әнигә язмыйчарак торсагыз иде», – дип үтенгән ул әнисенең «подписчик»ларыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар