Блогер «Альбинуш»: «Түләүле бала тудыру йортына барыргамы, әллә 3 бозау алыргамы?»

Азнакайдан «Альбинуш» сәхифәсен алып баручы блогер Альбина Харисова өченче баласын – кыз көтә. Блогер купшы «гендер-пати» үткәреп тормады, алар баланың җенесен өстәл артында чәй эчкәндә табиб язып биргән кәгазьне карап белде.
Хәзер блогер иртәнге чәй вакытында ире Наил белән баланы кайда табу турында сүз кузгаткан видеосын күрсәтте.
– Хәзер барысы да түләүле клиникада бала таба, без дә шунда барырбыз, бәлки?
– Барырсың. Тегендә дә шул, монда да шул. Нәрсәсе бар инде аның?
– Тынычлап барып ятасың, син дә килә аласың…
– Ярар, барырсың!
– Ник син аның хакың сорамыйсың?
– Аны син түлисең бит, мин түгел. 100 меңнең теге ягыдыр инде…
– 250 мең сумга якын.
– Юк инде, әнә Азнакайга барырсың.
«Наилгә уйларлык нәрсә бар инде. Түләүле клиникада бала табаргамы, әллә 3 бозау алыргамы?» – дип, уены-чыны белән язган блогер.