Блогер акча турында уйларга тиешме, әллә халыкка хезмәт итүнеме?
«Татар-информ» агентлыгында «Блогер.Татар» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда әлеге бәйге, блог аша акча эшләү һәм җитди блогерлык турында фикер алышу булды.
«Безгә беренче чиратта эшче һөнәр ияләре кушылсын иде»
«Блогер.Татар» — һөнәри блогерлар бәйгесе. Бәйгенең приз фонды — 200 мең сум. Барлыгы ун җиңүче сайланачак, бишесе иҗади һәм бишесе эшче һөнәр ияләре. Ягъни һәр җиңүчегә бүләккә 20 мең сум биреләчәк.
«Блогер.Татар»ны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.
Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, жюрида биш кеше булачак. Аккаунтларны аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова, беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, блогер һәм журналист Гөлназ Сәфәрова, видеоблогер Фагыйлә Шакирова һәм тракторчы-блогер Василий Иванов бәяләячәк. Әлеге кешеләр матбугат конференциясендә дә катнашты.
«Матбугат.ру» порталының хуҗасы һәм бәйгене оештыручы Данил Сәфәров әлеге бәйгене башта бары тик татар блогерлары бәйгесе дип кенә оештыру вариантын караганнарын, тик соңыннан, күбрәк кеше катнашсын өчен, һөнәри блогерлар бәйгесе иткәннәрен әйтте. «Һәрбер кешенең нинди дә булса һөнәре бар. Безнең күпчелек вакытыбыз эштә уза. Кайберәүләребез шушы эштән нинди дә булса медиа контент ясап булганын уйлап та карамыйбыз. Безгә беренче чиратта эшче һөнәр ияләре кушылсын иде», — диде ул.
Данил Сәфәров бәйгенең максатларын болай аңлатты: «Беренчедән, интернетта социаль челтәрләрдә татар телендә аралашуны киңәйтү. Икенчедән, кешеләр үзләренең гаджетлары белән файдаланырга өйрәнер. Бәлки аларның Инстаграмнары булмагандыр, анда керерләр, теркәлерләр. Өченчедән, кеше үзенең һөнәренә башкача карый башларга мөмкин. Бәлки ул үзенең эшен яратмыйдыр да, ә менә блог алып бара башласа, ул үзенең эшен ярата башлар».
Татар Малай аккаунты белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов җиңүчегә биреләчәк 20 мең сум бик күп акча булмаса да, ул зур этәргеч булуын әйтте. Икенче юлы күбрәк акча өләшергә һәм җиңүчеләрне күбрәк итәргә кирәк дигән фикере белән бүлеште ул. Шулай ук ул үзенең аккаунтында әле блогерлыкта беренче адымнарын ясаучыларга ярдәм итәргә тырышуын әйтте.
Аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова Ринатка башлангыч блогерларны танытырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Үзе белеме буенча журналист булуы һәм блог алып бару идеясе декретта утырган вакытта килүе хакында сөйләде. «Аш-су пешереп интернетка куйгач, рецептларын сорап яза башладылар. Мин татарча яза башлагач, русча язуымны да сорадылар, ләкин блогымны бары тик татар телендә генә алып баруны максат итеп куйдым», — диде ул. Рафилә Шәмсетдинова аның рецептлары аша татар телен өйрәнүчеләр дә булганын әйтте.
«Блогны башлаганда акча турында уйларга кирәкми»
Ютубта блог алып баручы Фагыйлә Шакирова: «Таныласыгыз килсә, сез үз алдыгызга акча дигән мәсьәләне куярга тиеш түгел», — дип, башлап килүче блогерларга киңәш бирде. «Халыкка хезмәт итүне беренче планга куегыз», — диде ул.
Фагыйлә Шакирова Ютубта татарлар Инстаграмдагы кебек күпләп утырмавын әйтте. Шулай да, конференция барышында, аның блогын 60 яшьлек хатын-кызлар да бик яратып каравы ачыкланды.
Журналист Габдерәхим аның белән килешүен, шулай да бүгенге тормыш акчага корылганын һәм бәлки блогерларны акча эшләргә өйрәтергә кирәктер дигән фикерен әйтте.
Фагыйлә Шакирова моңа болай җавап кайтарды: «Мин акча эшләүче кеше түгел бит, син аны башка кешедән сора инде. Безнең милләттә дә булган бит шундый акчасыз гына шигырь, хикәя язучылар. Бүгенге заманда да шундый минем шикелле сәер кешеләр бардыр инде».
Бу сорауга карата Гөлназ Сәфәрова үз фикерен белдерде. «Ә нишләп милләтенә хезмәт итү һәм акча эшләүне бер-берсенә каршы әйбер дип саныйлар. Мин моны аңлап бетерә алмыйм. Мәсәлән, юрист үзенең ничек эшләгәнен яктыртып бара, үзенең профессиональ дәрәҗәсен күрсәтә. Аны күрүче кешеләр беренче чиратта аңа барачак. Ул, беренчедән, республикага хезмәт итә, үзенең эшен алып бара. Икенче яктан, ул үзенең аудиториясенең игътибарын җәлеп итеп, ышаныч уятып акча да эшли. Акчага ни өчен шундый начарлык дип карарга?» — диде ул.
Фагыйлә Шакирова берәр нәрсәне акчага төшерергә сорасалар, андый җиргә бармаска тырышуын әйтте, чөнки алар үз кагыйдәләрен куя.
Ринат Галиәхмәтов аның сүзен хуплады. «Фагыйлә апа дөрес әйтә, блогны башлаганда акча турында уйларга кирәкми. Вакыты җиткәч, язылучылар күбәйгәч, аның турында уйлансаң була», — диде ул.
Ни өчен татарларда җитди контент юк?
Матбугат конференциясе башында Айваз Садыйров татарларда җитди дәрәҗәдә алып барылган интернет блогерлык, ягъни аналитика, журналистика блогерлыгы һәм фикер лидеры дигән төшенчәнең татарда әлегә үсеше булмавы хакында әйтте. Әлеге бәйге дә бары тик көнкүрешне күрсәтә торган блогерлыкка әйләнеп кайта дигән фикерен белдерде. «Сорау шуннан гыйбарәт, бу бер тайпылыш кынамы, алга таба ул дәвам итәчәкме һәм шушы без әйткән аналитика, журналистика блогерлыгына ниндидер басым ясалачакмы?» — диде Айваз Садыйров.
«Русларда, нинди генә һөнәр иясе булмасын, популяр блогер табып була. Татарда алар юк, бик сирәк кенә. Менә тракторчы Василий бар икән, тагын бер тракторчы эзләп карагыз, юктыр инде ул», — диде Данил Сәфәров. Ул моны татарларның оялуыннан дип аңлатты. Инстаграмда татарча белеп, русча язуны, берничә татар җыелган җирдә, бер татарча аңламаган кеше булса, русча сөйләшә башлау белән чагыштырды. Проектның дәвам итәчәкме дигәненә аны дәвамлы итәргә теләк булуын, ләкин ул алга таба нинди форматта оештырылачагы билгесез икәнен әйтте.
Җитди контент турында Данил Сәфәров болай диде: «Әгәр русларны карасак, анда да 80-90 процент ул вайннар, көлдерүләр, башкасы бик аз. Пропорциональ рәвештә карасак, безнең татарда җитди әйбер юк дигән фикергә килмәбез дип уйлыйм. Безнең татарда ул әле гомумән юк, җитдие дә, җитди түгеле дә».
Сорауга җаваптан Айваз Садыйров канәгать калмады. «Сорауга өлешчә җавап булды дип саныйк», — дию белән чикләнде ул.
Матбугат конференциясе ахырында гына татарларда әлегә ни өчен җитди контент булмавына җавап табылды.
«Башлап җибәрәсең икән, блогны алып барырга кирәк»
Ә моңа хәтле конференциядә иң беренчеләрдән булып блогерның да кемгәдер бәйле булуына ачыклык кертүче Василий Иванов булды. Тракторчы-блогер Василий үзенең прокурор белән дус булуы хакында сөйләде. «Аның янына кергәләп, чәйләп, мәйләп утыргаладык», — диде блогер. «Бәхәсле әйберләр куймаска тырышам, эләкмәсен өчен», — диде ул.
«Син бит прокурор белән дус, алып калмыймыни?» — дип шаяртып сорадылар аннан.
«Кайбер нәрсәдә иптәш прокурор да алып кала алмаска мөмкин», — дип көлде Василий. Блогер әйтүенчә, кайбер постларын алып атарга кушалар икән.
«Үзебезнең рәисләргә ошамый торган постлар була икән, шалтыратып, „Болай булмый бит инде, әйдә, моны алып ат“ дигән очраклар да булгалады инде», — диде Василий Иванов.
«Кем алып атарга куша, исем, фамилия, отчество?» — дип сорады аннан Габдерәхим. Блогер бу сорауга җавап бирмәде, көлде генә. Блогерның «цензура» турындагы сүзләре тыңлаучыларны көлдерде.
Тракторчы-блогер Инстаграмда акча эшләү турында да сөйләп алды. «Язылучылар арткач, миңа: „Синең хәзер акчаң күптер инде“, — дип яздылар. „Нинди акча соң ул? Кайда, кемгә түлиләр?“ — дип яза идем. Акча ягыннан, реклама куйсаң гына икән әле ул. Анысын да белеп алдык, әз-мәз булса да куйгалыйбыз. Ипи, чәйлек ярап тора. Кирәк түгел дип әйтеп булмый аны. Артыгын куясың икән, сине карамый башлыйлар, кешегә ошамый, шуңа күрә чамасын белергә кирәк», — ди Василий.
«Тракторда эшләү авырракмы, блог алып барумы?» — дигән сорауга: «Бер блог алып бара башлагач, үзеңне тиеш кебек хис итәсең, нәрсәдер куймасаң, кешеләр инде ачулана башлый, кайберләре хәл белешә, „Авырмыйсыңдыр бит?“ — дип язалар. Шундый киңәш: башлап җибәрәсең икән, блогны алып барырга кирәк», — диде тракторчы Василий.
Тракторчы-блогердан кала, матбугат конференциясендә йөк машинасында ерак араларга йөрүче блогер Назыйм Галиев та бар иде.
«Башлаганда видеоларны үземә истәлек өчен куйдым. „Нишләп шәһәр саен магнитлар гына җыеп бармадың?“ дип сорау бирделәр. Магнитта шәһәрнең билгеле бер өлеше генә төшерелгән. Видеода аның урамнары, бөкеләре, матур җирләре күренә», — дип үзенең блогы турында сөйләде ул.
Ә Питрәч районыннан килгән Миңнур Шәмсетдинов үзенең блогер булгач район башлыгы белән танышуы хакында сөйләде.
«Минем ниятем район башлыгы белән дуслашу түгел иде. Үзем дә бармадым, ул күрсен дип тә эшләмәдем. Гади авыл малае эшен район башлыгы күргән икән, димәк мин район өчен файдалы эш эшлим дигән фикергә килдем. Ул әле район башлыгының нинди булуына да карый. Район башлыгыбыз Илһам Кашапов безнең районнан чыккан кеше, әлбәттә аның уйлары да минеке кебек авылны, районны күтәрүдә», — диде ул.
Блогерларның күбесе гадәттә һөнәрләрен генә түгел, үзләренең шәхси тормышларын да күрсәтеп бара. Шул рәвешле Рафилә Шәмсетдиновага сорау бирергә булдым.
Контентны шәхси тормышны күрсәтмичә, һөнәргә генә багышласаң, язылучы кешеләр әзрәк булыр идеме?
Утыз мең язылучыга хәтле мин, гомумән, үземнең тормышымны сөйләмәдем, ләкин аннары соң кешеләр «Сине дә күрәсе килә. Үзегезне дә куегыз инде Сезнең гаиләгез нинди?», — дип сорый башлады. Анда инде телисеңме, теләмисеңме әкренләп-әкренләп куя башлыйсың. Мин инде тулаем куям дип әйтә алмыйм, әз-әзләп күрсәтәм. Кирәктер дип уйлыйм, кеше өчен кешенең шәхесе кызыклы. Кем икәнен, йөзен белергә кирәк, — дип җавап бирде ул.
Ни өчен татарда җитди контент юк?
Инде әйтеп үтелгәнчә, татарда ни өчен сәясәт турында сөйләүче блогерлар юк дигән сорауга җавап матбугат конференциясенең азагында табылды.
«Хөкүмәт блогерлар белән тыгыз элемтә кора башлый, дустанә мөнәсәбәт төзи һәм цензура дигән төшенчә бу вакытта ниндидер бер үтәкүренмәле элпә белән каплана. Чөнки хөкүмәт белән дә дуслашасың, ә бер караганда син бәйсез блогер һәм төрле социаль мәсьәләләр дә күтәрелергә мөмкин. Көннәрдән бер көнне син, хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттән булганлыктан, кайдадыр үз принципларыңа каршы килергә тиеш буласың», — диде Айваз Садыйров.
«Яшерен-батырын түгел, минем белән дә манипуляцияли алалар. Чит илдә акчаларым булса, бәлки үземне икенче төрле тотар идем. Мин дә бәйле, миңа да прокурор яза ала, мин аны тыңлаячакмын. Чөнки минем әлегә мәгълүмати көч бар да, юк та кебек. Шуңа мин сәясәт турында сөйләргә яратмыйм, ләкин күзәтеп барырга яратам», — диде Ринат Галиәхмәтов.
Фагыйлә Шакирова үзенең җавабын бирде. «Тамашачыбыз ялкау, җитди темалар кабул итми. Минем җитди темалар күтәрәсем килә, ләкин алдан сизәм, аны күтәрәм, экспертлар чакырам икән, карау булмаячак. Без үзебез шундый кызык ясап, халыкны ялкауландырабыз», — диде ул.
Аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова: «Журналистлар җитди блогерларга әйләнергә, җитди блог алып барырга тиеш», — диде. «Үземнең дә кайбер вакыт блогта, журналист буларак, җитди фикерләрне дә җиткерәсем килә, ләкин аудитория мине бары тик аш-су блогеры буларак кына кабул итә», — дигән иде ул, Гөлназ Сәфәрова аны бүлдерде. «Алай димәгез, минем әни Сезнең блогны караганда „Теле шундый камил“, — ди. Бу бит шул журналистикадан килә: сезнең сөйләү, фикерегезне җиткерә алуыгыз. Бу бөтен өлкәгә кагыла, әгәр кеше фикерли, анализлый ала икән, бу аның алып барган аккаунтында һичшиксез чагылачак, аның популярлыгына китерәчәк», — диде Гөлназ Сәфәрова.
Матбугат конференциясендә күрсәтелгән видеода әйтелгәнчә, «Син дә лайкка лаек». Блог алып баручы һәм хәтта әле бу эшне башлап кына җибәрүче төрле һөнәр ияләре «Блогер.Татар» бәйгесендә катнаша ала.
Гаризалар bloger.tatar@mail.ru электрон адресына 10 февральгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны Bloger.Tatar сайтыннан табып була. Хәзерге вакытта җитмешкә якын гариза кабул ителгән. Алар Инстаграм, Вконтакте, Фэйсбук, Одноклассники, Ютуб, Тик-Ток социаль челтәрләреннән. Гаризалар Татарстан, Удмуртия, Мәскәү, Сургут һәм Австралиядән килгән. «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре 2021 елның 21 февралендә Халыкара Туган тел көнендә игълан ителәчәк
Галерея: