Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи белән бергә укыган төркемдәше истәлекләре белән уртаклашты

news_top_970_100
Хәния Фәрхи белән бергә укыган төркемдәше истәлекләре белән уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәҗлесләр алып баручы, блогер Айназ Габидуллинаның кайнанасы Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән уртаклашты. Алар Хәния Фәрхи белән бергә Казанда театраль училищеда бер төркемдә укыган. Ул дусты Мәскәүдә эшләп кайтканнан соң була торган хатирәләрен сөйләде.

Ул тулай торакта торды. Мәскәүдән тәмле, ысланган колбасалар алып кайта иде. Андыйлар Казанда юк иде. Мине үзенә кунарга чакыра иде. Минем ысланган колбаса яратуымны да белә иде, җаныкаем.

Ул вакытта тар гына тимер караватлар. Аның белән бергә йоклый идек, кунакханәдә кунып кала идем. Аягы озын, ул мине аягы белән урап чыгарып, кочаклап йоклый иде.

Нык игелекле кеше булды. Ул нәрсәсе булса да бүлешә иде. Менә шуның кадәр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа күп итеп бирде дә. Үзе дә шундый булгач. Бу сөйләшкәннәр дога булып барып ирешсен, искиткеч кеше иде.

Нык кеше. Күңеле шундый чиста. Берәр кешегә ярдәм кирәк икән, шунда ук ярдәм итәргә ашкынып тора иде. Бүлешә иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Хәния Фәрхинең яшьлек дусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100