Блогер Айназ Габидуллина радио-телевидениеләрдә, популяр блогерларның сәхифәләрендә һәрвакыт бер үк кешеләр, бер үк артистлар булуын тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, лайклар, караулар артыннан куып, алар барысы да халык арасында популяр булган җырчыларга басым ясый, тапшыруларга гел бер үк кешеләрне чакыра, рилсларны да җырчылар белән төшерергә тырыша. Бу вакытта исә башка гади хезмәт ияләре игътибардан һәрдаим читтә кала.
«Бездә бит инде гадәт вә йола – караулар артсын өчен, танылган кешене чакыру. Ул танылган кешеләр кемнәр? Татар эстрадасы артистлары яки йөзләгән аудиторияле блогерлар!
Миңа, мәсәлән, натурализм кызык. Гафу итегез, ул артистлар һәр тапшыруда, һәр җирдә. Туйдырдылар инде. Мәсәлән, миңа гади бер механизаторның көне кызык булыр иде. Нигә шуның янына авылга кайтмаска һәм төшермәскә? Менә ул иртән торды, малларына салды, йомыркасын ашады, чәен эчте, тракторын кабызды. Әле чын татарча, матур итеп сөйли бит. «ТНВ» тапшыруына килеп, бәлешләр белән туй табыннары корып: «Без инде 40 ел хатыным белән чөкердәшеп яшибез, беркайчан да талашмыйбыз. Авылдашларыбыз безне хөрмәт итә, балаларны беркайчан да ачуланганым юк», – дип кәнфитләнеп утыру түгел, чын, реаль, тәмле контент җитми. Реальлек җитми. Ул бар, кемнәрдер ничек бар – шулай төшерә. Ә бу бит – чыннан да бик кызык. Мин кәнфитләнүгә каршы.
Безнең үзебезнең индивидуальлегебез бар. Төшер син менә аштан алып кайткан күчтәнәчләр турында рилс. Бер савытка итен, пирогын, тортын, чәк-чәген – барысын салып җибәрәләр бит. Ашта нинди кешеләр була, мәсәлән, шул турыда күрсәт. Кемдер вәгазь сөйли, кемдер тыңлый, кемдер ашарга гына килә. Үзебезгә генә кагылышлы әйберләрне күтәреп, шуларны төшерү, индивидуальлек җитми», – дип сөйләгән Айназ үзенең блогында.
Сез Айназ белән килешәсезме?