Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айназ Габидуллина ире Айдар турында: «Бу кешене гомер юлдашым итеп сайлап...»

news_top_970_100
Блогер Айназ Габидуллина ире Айдар турында: «Бу кешене гомер юлдашым итеп сайлап...»
Фото: Айназ Габдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Ирле-хатынлы Айдар һәм Айназ Габидуллиннарны белмәүчеләр бармы икән? Булса, таныштырабыз: алар – бик күркәм гаилә, икесе дә блогерлар, төрле мәҗлесләрне татарча-русча алып баручылар, Әлмәт якларында популяр кешеләр, кыскасы.

Менә шушы көннәрдә Айдар белән Айназның ир һәм хатын булып яши башлауларына 9 ел булган икән. Бу хакта Айназ болай дип искә алган:

– Нәкъ 9 ел элек шушы көнне Айдарлар зур гаилә белән мине сорарга килделәр. Шушындый ук кояшлы, аяз көн иде. Әни, җиңгәм белән табын әзерләдек, бик дулкынландык инде. Барысы да кереп өстәл артына утыргач, бертөрле киеренкелекне тәмамлап, Айдарның Инзир җизнәсе: «Безнең ни өчен килгәнне белмисездер әле», – дип шаярды да, барыбызның да өстеннән тау төшкәндәй булды.

9 ел гомер үткән. Бигрәк яшь булганмын инде ул вакытта, тик, шуңа карамастан, бу кешене гомер юлдашым итеп сайлап бер дә ялгышмаганмын, Аллаһыма мең шөкер! – дигән ул.

Блогерларны күзәтеп баручы язылучылары: «Дөбер-дөбер 100гә кадәр бергә яратып, яратылып яшәргә язсын», «Котлыйм сезне, рәхәт, күңелле кешеләр сез», «Тигез озын гомерләр сезгә», «Иминлектә, бәхеттә яшәгез», – кебек комментарийларны мулдан язганнар.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз. 

Фото: Айназ Габдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100