Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айназ Габидуллина 30 яшьтә дә «әле үзен тапмаган яшьләр» турында: «Исләрем китә»

news_top_970_100
Блогер Айназ Габидуллина 30 яшьтә дә «әле үзен тапмаган яшьләр» турында: «Исләрем китә»
Фото: Айназ Габдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Блогер Айназ Габидуллина хәзерге заманда актуаль темаларның берсе «әле үземне тапмадым» һәм «кризис» темасына видео төшергән. Ул аны авыл апае Мөнирә образында язылучыларына җиткерә.

– Исән-саулармы сез, җәмәгать? Иптәшләр, шуны аңлатыгыз әле миңа. 30га җиткән, чәче-сакалы агара башлаган яшьләр. Яшьләр категориясенә керә бит инде, мин моны беләм. Нигә нормальный эшкә урнашмыйсың? Нигә өйләнмисең? Нигә кияүгә чыкмыйсың? Нигә бала тапмыйсың? Нишләп шундыйрак белем алып карамыйсың, моның белән генә чикләнәсең? Бу – минекеләргә дә кагыла, мин кеше баласын гына хурламыйм

Нәрсә дип җавап бирәләр… «Мин әле үземне тапмадым», – дип җавап бирәләр. Менә без кайсы тыкрыкта үзебезне җайлы гына табып, укыган, эшкә урнашкан? 30 яшькә җиткәндә 2-3 бала анасы бит инде без. Исләрем китә. Укыма да, эшләмә дә, «алма пеш, авызыма төш» дип, ничектер үзеңне аңлап, каян тапканны көтеп ят инде.

Кеше шулкадәр укымышлы хәзер. 3 яшьтә «кризис» диләр, истерик, акырып яткан баланы аклап. Аннары яшүсмерлек чоры – сүз әйтергә ярамый, тырт-пырт. Аннары урта яшь кризисы һәм исәнме, климакс. Шушы арада кайчан яшәргә, тормыш корырга соң? Бездә бер кризис та булмаган. Беркем к..не көйләмәде, без дә балаларныкын көйләмәдек. Менә аңлатыгыз Мөнирә апагызга! Мин тыңлыйм сезне.

Мөнирә апа белән килешүчеләр һәм хуплаучылар шактый комментарий калдырган.

«Мөнирә апа, шундый дөрес итеп теманы ачтыгыз! Һәр гаиләдә була торган хәл бит. Ничекләр итеп ерып уңайга чыгарып салыйк?»

«Сез – молодец, бик тә дөрес сөйлисез»;

«Бик дөрес сүзләр! Без бәләкәй чакта кайда йөрде икән ул кризис?»;

«Безнең вакытта утны-суны кичтек, бик тиз үзебезне таптык. Ә безнең балалар тәүлек буе телефонда «ята», шуңа күрә үзләрен таба алмыйлар»;

«Безнең кризиска, стресска, яшүсмер чорына бер дәва бар иде. Ул да булса сыек чыбык! Сукмыйлар иде, һавада чыжлатып кына алалар иде. Барысы да тәртипкә килә иде»;

«Безне җигеп эшләттеләр, кич чыгар өчен тиешле эшләрне бетерергә кирәк иде. Бездә кризиска вакыт юк иде», – дип язган урта яшьләрдәгеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100