Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Айгөл Тимердән синнабон рецепты

news_top_970_100
Татар блогеры Айгөл Тимердән синнабон рецепты
Айгөл Тимер

Татар блогеры Айгөл Тимердән синнабон рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 550 грамм чамасы он, 250 мл җылы сөт, 7 грамм коры чүпрә, 80 грамм шикәр комы, 80 грамм эретелгән атланмай, 2 йомырка, 2/3 бал кашыгы тоз.

Эчлеккә 120 шикәр комы, 90 грамм йомшарган атланмай, 9 грамм дарчин (корица) кирәк.

Эш тәртибе: 

Шикәр комын, эрегәнче, йомырка белән болгатып алырга. Аннан чүпрә һәм тоз кушылган онга салырга, сөт, май салып, кашык белән болгатырга. Камырны 10 минутлап басарга кирәк, ул сыек та, каты да булмый.

Камырны бер сәгать кабартырга. Аннары камырны дүртпочмаклы итеп җәяргә. Йомшарган майны камырга җәяргә (3 см тирәсе буш калдырырга, бу – камырны ябыштыру өчен кирәк), өстенә дарчин белән шикәр комы буталган катнашма сибәргә һәм рулет итеп төрергә. Рулетны үткен пычак белән 12 кисәккә кисәргә.

Духовка табасына пергамент җәеп, синнабонның аскы ягын онга манып, табага куярга. Синнабоннар кабарсын өчен, табада килеш бер сәгать тотарга кирәк. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25 минут пешереп алырга.

Крем өчен: 170 грамм эремчекле сыр, 40 грамм сыер мае, 4 кашыгы кибет каймагы, 100 грамм шикәр оны (сахарная пудра), ванилин. Кремны бик гади итеп тә ясарга була. 20 процентлы кибет каймагына теләгән күләмдә шикәр комы салып болгатырга һәм синнабон пешеп чыгуга өстенә ягарга.

«Аннары җылы килеш утырып ашыйсыз! Бик тәмле», – дип язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100