Блогер Айгөл Чебеш гаиләсенә кагылышлы серләрен ача: «Үз баласы кебек үстерде»

Популяр блогер Айгөл Чебеш гаиләсенә кагылышлы серләрне ача. Бу хакта ул сүзенең блогында сөйләде.
«Бер факт әйтәм сезгә! Әтием мине 6 яшемнән генә тәрбияли! Кайчак миңа: «Син әтиеңә охшагансың», «Исмәгыйль – копия бабасы», «Әтиегез белән сезнең арагызда шундый тыгыз элемтә», – дип язалар. Минем әтием – китап язарлык олы йөрәкле кеше. Мине үз баласы кебек үстерде, үз гомеремдә бер авыр сүз әйтмәде, кеше итте, аякка бастырды. Әтием мине яраткан кебек, кайбер үз аталары да балаларын шулкадәр көчле итеп яратмыйдыр. Гомере буе гел яхшылыклар гына кылып яши ул. Үлеп яратам әтиемне», – дип сөйли блогер. Әтисе белән, көлешә-көлешә, авылда эшләп йөргән видеосын да күрсәтә.
«СөбханАллаһ. Күзгә яшьләр килде», «Исем китте, гаҗәпләндем хәтта. Гаиләгез менә дигән», «Чыннан да охшагансыз бит», «Ничә еллар таныш булып, бу хакта әле яңа белдем… Кызганыч, кайбер кешеләрнең үз әтиләре дә мондый булмый», – дип язып калдырганнар Айгөлгә, бу видеоны карагач.