news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бланманже» рецепты

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан «Бланманже» рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
«Бланманже» рецепты
Гөлнара Галимуллина

Ингредиентлар: 1 стакан сөт, 1 стакан шикәр комы, 30 грамм желатин, 250 грамм эремчек, 250 грамм кибет каймагы, 3 аш кашыгы куертылган сөт (сгущенка).

Яхшылап болгатырга һәм ярты сәгать ял иттерергә кирәк. Аннары желатинны су парында җебетергә. Желатинны пешерергә ярамый, кайнатып чыгармаска кирәк.

Шушы массага кибет каймагы, эремчек, куертылган сөтне кушып болгатырга. Яхшылап миксер белән болгатырга һәм суыткычка куярга.

Кичтән ясап калдырсагыз, иртәнгә әзер була.

Өстен киви, банан, суыткычтагы җиләкләр белән бизәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар