Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бизнесны үлемгә китерәчәк 7 документ

Быелгы җәй законнардагы эшкуарларның язмышын билгели торган яңалыкларга бай булды. Түрәләр аларны күләгәдән чыгару һәм исәп-хисаплардагы акчаны «тере» акчага әйләндерүгә юнәлдерелгән документлар әзерләде.

news_top_970_100
Бизнесны үлемгә китерәчәк 7 документ

1. 2016 елның 28 декабрендә чыккан 488нче Федераль закон (2017 елның 1 июлендә үз көченә керде): ябылган вакыттан алып 3 ел дәвамында салым хезмәткәрләре эшчәнлеге туктатылган компаниягә кире әйләнеп кайта ала. Компания инде булмаганлыктан, оештыручылар һәм җитәкчеләр үзләренең шәхси милке белән җавап тотачак.

2. 2017 елның 29 июлендә дөнья күргән 250нче Федераль закон: физик затлар өчен дә, юридик затлар өчен дә иминият кертемнәрен түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Җинаять кодексының 198 һәм 199нчы маддәләренә үзгәрешләр кертелде.

3. 2017 елның 29 июлендә чыккан 266нчы Федераль закон: «бурычлыны контрольдә тотучы зат» төшенчәсе барлыкка килде, гаепсезлек презумпциясе кертелде. Җыелган бурычлары өчен компаниянең топ-менеджерларын, финанс, генераль директорын, баш хисапчыны гына түгел, ә сыйныфташын, хезмәттәшен, хатынын да субсидиар җаваплылыкка тарта алалар.

4. РФ Конститутция судының 2017 елның 4 июлендәге 1440нчы билгеләмәсе: бизнесны бүлгәләү мөмкинлеге юкка чыгарылды.

5. Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 16 августындагы (№СА-4-7/16152@) хаты: салым хезмәткәрләре 163нче Федераль законны ни рәвешле кулланырга һәм салым түләүдән качу схемаларын ничек ачыкларга җыенулары хакында сөйләде.

6. Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 11 августындагы (№СА-4-7/15895@) хаты: салым хезмәткәрләре бер законда да беркетелмәгән бизнесны канунсыз бүлүнең 17 билгесен тасвирлады. Суд практикасына анализ ясалды.

7. Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 16 августындагы (№СА-4-18/16148@) хаты: салым хезмәткәрләре 266нчы Федераль законны ни рәвешле кулланачаклары хакында сөйләде. Теләсә кем бурычлыны контрольдә тотучы зат дип игълан ителергә һәм субсидиар җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

«Легальләштерү: салымнарны законсыз төстә һәм иминлеккә зыян китермичә ни рәвешле киметергә» дип исемләнгән семинарда Владимир Туров эшкуарларга яңа законнар нигезендә яшәү, салымнарны канунга таянып киметү, бизнес һәм шәхси милкеңне өченче затларның дәгъваларыннан саклау серләре хакында сөйләячәк.

 Эшкуарлар 50дән артык законлы схема хакында беләчәк:

 · Өстәмә кыйммәткә һәм табышка салымны киметү;

 · Иминият кертемнәрен киметү;

 · Физик затларның кеременә, милеккә һ.б. салымнарда акчаны янга калдыру;

· Активларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б.

 Шулай ук:

 · Физик затлардан компаниянең салым бурычын түләттерү буенча яңа суд практикасы;

 · Өстәмә кыйммәткә салымны киметүдә законсыз алымнарга чик кую буенча дәүләт ысулларына күзәтү ясау;

 · Җитәкчеләр һәм милекчеләрне Җинаять кодексы буенча эзәрлекләүләрдән саклау алымнары.

Семинарның тулы программасын алу

Семинарга бонус – юристлардан бушлай киңәш.

Төгәлрәк мәгълүмат һәм язылу

ТАТМЕДИАның промокодыннан файдаланыгыз һәм бер катнашучыга 8000 сум күләмендә ташламага ия булыгыз.

7-8 ноябрь, Казанның «Ривьера» кунакханәсе, Фатих Әмирхан проспекты.

8-800-555-7924

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100