Башкортстанның Аскын авылында яшәүче Фәнидә Гыйниятовадан «бизәкле күмәч» рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен 1 литр җылы сөт, 200 грамм атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз (1 аш кашыгы), 2-3 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек иае, 11 грамм чи чүпрә, 8-9 стакан он.
Ингредиентларны бергә болгатып камыр изәргә һәм кабарырга куярга. Аннары вак җәймәләр ясап, күмәчне видеодагыча ясап куярга.
Табаны майларга һәм күмәчләрне тезәргә. Күмәч өстен йомырка сарысы белән майларга, духовкада кызарганчы пешерергә.