Бәлеш ул – бәйрәм күрке, бар гаиләне табын артына җыя торган татар халык ашларының берсе. Бәлешнең дә төрлесе була, «итле» дигәне дә төрлечә пешерелә.
Мамадыш районы Олыяз авылыннан аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан ит бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Ул гади генә бәлеш түгел, ә бизәкле булган.
Ит бәлешенең камырына 150 грамм атланмай, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан кефир, 100 грамм сөт, 1 йомырка, 0,5 аш кашыгы тоз, чама белән он кирәк булачак.
Барлык ингредиентларны бергә салып камыр басарга. Әзер камырны 15-20 минут ял иттерергә.
Эчлек өчен: ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч.
«Бик тәмле, авызда эри торган бәлеш пешә», — дип язган хуҗабикә.