«Бизәнсәм, олыгаям»: Гөлназ Асаева бизәнмичә төшкән фотосын күрсәтте
«Нык матур, күзне алып булмый», — дип яза сурәтне күргән кешеләр.
Гөлназ Асаева Инстаграмдагы сәхифәсенә җиңелчә генә бизәнеп төшкән фотосын куйды. «Матурмы? Артыгын бизәнмәдем, күп бизәнсәм, олыгаям да куям», — дип яза җырчы.
Инстачылар Гөлназны бизәнмичә дә бик ярата икән. «Матур кеше ничек булса да, матур. Бәхетең матур булсын», — диләр.
«Чама белән, җиңелчә макияж кирәк. Шул җитә, артык җете кирәкми. Син яшь бит әле, матурлыкны сакларга кирәк. Тамашачыга син җырлаганда, алар белән аралашканда ошыйсың. Синең ничек бизәнүең аларны кызыксындырмый диярлек. Табигый бул», — дип киңәш иткән бер кеше.
Шулай да, төрттереп алучы да табылган. «Кыланчык», «Ямьсезләр бизәнсен», дип язалар.