Бизәнмәгән Гөлназ Асаева нинди ул?
Гөлназ "бизәнмәгән Асаеваны күрәсе килүчеләр" өчен махсус фотоны инстаграмга куйды.
"Бизәнмәгән, душтан чыккан Асаеваны күрәсе килә әле менә, бизәнсәм мин дә матур ул", - диючеләр бик күп. Менә, карагыз, ни генә сөйләсәгез дә, нинди генә гайбәт таратсагыз да, мин барыбер сезне яратам. Юк кына вакытыгызны сарыф итеп мине сөйләп утырганыгызга, минем белән кызыксынганыгызга зур рәхмәтем", - дип язып калдырган Гөлназ әлеге фото янына.