Бизәнмәгән Чәчкә ире белән свиданиедә булган
Җырчы ире белән өч сәгать ял иткән.

Җырчы Чәчкә ак халат кигән, башына сөлге ураган һәм бизәнмичә фотога төшкән. Фото янына: «Макияжсыз Чәчкәне күргәнегез бармы? Гадәти тормышта мин бизәнмичә йөрергә яратам. Сәхнә, съемкалар өчен генә бизәнәм.
35 яшемә җитеп, битемә бер укол да кадатканым, татуаж ясатканым юк. Куркам! Күбрәк ял итүгә, төрле массажлар, битлекләргә өстенлек бирәм.
Күптән түгел ирем белән икәү өч сәгать процедуралар алдык, ял иттек. Ул хамамнары, пилинг, массаж дисеңме… Тәмле чәйләре… Чын свидание булды ул», — дип язган җырчы.
Инстачылар Чәчкәне ничек тә яратуларын язганнар. «Сез болай да матур», «Сезгә укол кирәкми», «Чәчкә, сездә чын матурлык», «Әти-әниең бүләк иткән матурлыгыңа күз тимәсен», — дип комментарийлар калдырганнар.
«Син кемгә охшаган? Әниеңәме, әллә әтиеңәме? Беләсе килә, күрәсе килә», — дип кызыксынган берәү.