Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бизәнгән кеше картайгач ямьсез була». Гүзәл Уразова бизәнү турында язган.

Җырчы Гүзәл Уразова хатын-кызларга матур булу өчен бизәнергә кирәклеген әйткән.

news_top_970_100
«Бизәнгән кеше  картайгач ямьсез була». Гүзәл Уразова бизәнү турында язган.
Салават Камалетдинов

«Мин әйтәм, ир-атларга рәхәт тә инде: матур булып туалар, йокыдан матур булып уяналар. Безгә, кызларга, матурлыкны ясап бетерергә туры килә. Бер генә рәссам да ире көтеп торган хатын-кыз белән ярыша алмый. Бары тик хатын-кызлар 5 минутта ясанып-бизәнеп чыга ала. Кызлар, матур булу өчен Сезгә ничә минут вакыт кирәк?» дип язган җырчы.

Инстачылар бизәнү буенча өлгер булулары белән рәхәтләнеп бүлешкән:

«Эшкә соңга калганда 5 минут та, иртәрәк торсам 1 сәгать тә җитә. Хатын-кыз бизәнергэ тиеш, шуңа да без матур hәм каралган, җыелган булырга тиеш»;

«Иң күбе 10 минут җитә, мин пенсиядэ булсам да өйдә бизәнеп үз-үземә гашыйк булып йөрим, ул миңа дәрт өсти. Һәр хатын-кыз үзенчә матур булса да, тагын да матуррак буласы килә бит әле»;

«Мин гомеремдә дә бизәнмәдем. 64 яшемә җиттем. Битемэ крем тидергәнем дә юк. Күз турында сүздә юк.»;

«Бала тугач, мин солдат. Бер шырпы янып беткəнче киенеп куям. Бизəнмим хəзер»;

«Мин гомерем дә дә бизәнмәдем. Бизәнгән кеше картайгач ямьсез була»;

«Чәй эчкән вакытта бизәнергә җитешсәм җитешәм, җитешмәсәм юк. Шул килеш китәм»;

«Кабаланганда 5 минута житә, ә болай 30-35 минут кирәк».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100