Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бизәкле җимеш пирогы (рецепт)

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан җимеш пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бизәкле җимеш пирогы (рецепт)

Пирог камыры: 200 грамм ак май, ике йомырка, 1 стакан салкын сөт,  30 грамм "Люкс" чүпрәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, кирәгенчә он. Бу камырдан 4 пирог чыга.

Бер пирог эчлеге: 200 грамм кара һәм 200 грамм сары җимешне иттарткычтан чыгарасы, 1-2 аш кашыгы шикәр комы салып каймак хәленә кергәнче су өстәп болгатырга. Шулай ук ике лимонны иттарткычтан чыгарырга, сиропка салып 15-20 минут сүрән утта болгатып пешерергә һәм суытырга.

Камыр җәеп майланган табага салырга, лимон эчлеген җәяргә, өстенә янә камыр җәеп салырга, аннары кара җимеш эчлеген, янә камыр һәм кызыл җимеш эчлеген салып, өстенә тагын бер камыр җәймәсе каплап, иң астагы һәм өстәге камыр кырыйларын тоташтырып бөгеп куярга, өстен йомырка сарысы белән майларга. 175 градуслы мичтә 30 минут пешерергә.

 Берьюлы ике чәнечке белән менә шундый кар бөртеге бизәге ясарга мөмкин, ди Альмира ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100