news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бизәкле алма пирогы (рецепт)

“Ял булгач, ял булсын инде, урамга ук тәмле исләрен чыгарып, матур җырлар тыңлый-тыңлый алма пирогы пешерергә булдым”, - дип тәкъдим итә Гөлүсә Рәхмәтуллина алма пирогын.

news_top
Бизәкле алма пирогы (рецепт)

Алма пирогы камыры: майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, 6 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), 80 г чүпрә, 200 г ак май, 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк. Камыр басып кабарырга куярга.

Эчлеккә юка итеп алма турарга, шикәр комы һәм вак  угычтан уылган ак май  салырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар