news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Биюсез туй буламыни": Владимир Путин туйда биеде - видео

Россия Президенты туйдан китеп барышлый "Горько!" дип кычкырган.

news_top
"Биюсез туй буламыни": Владимир Путин туйда биеде - видео
Россия Президенты Владимир Путинны Австриягә туйга чакырганнар иде. Шулай итеп Путин узган шимбәдә Австрия Эчке эшләр министры Карин Кнайсль туена барды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Путинның туйда кәләш Кнайсль белән биегән видеосы матбугат чараларында чыкты.


Тантанадан китеп барышлый, ул яшь парлар белән бик җылы итеп хушлашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Матбугат чаралары Путин киткәндә парларның туй автомобиленә автограф куйган һәм лимузынына утырганда "Горько!" дип кычкырганын язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар