Биюче Рамазан Җамалетдинов: «Шоу-биз ул – шайтан оясы»
«Казан» бию ансамбле солисты, быелгы сезон «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты җиңүчесе Рамазан Җамалетдинов белән интервью тәкъдим итәбез.
Рамазан, карьерагыз ничек башланып китте?
6 яшьтә мине «Веснянка» дигән бию түгәрәгенә бирделәр, мин әле ул вакытта параллель рәвештә хоккей, рәсем ясау, вокал, көрәш һәм музыка коралларында уйнау белән дә шөгыльләндем. Әтием – көрәш буенча спорт мастеры, әнием – иҗат кешесе, ул җырлый һәм төрле уен коралларында уйный. 4 ел шул түгәрәктә биедем, аннары балалар сәнгать мәктәбенә кердем.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, кая укырга барырга белмәдем. Әни: «Бар, улым, бие инде шунда», – диде. Шуннан, Ульяновск шәһәренә мәдәният училищесына укырга кердем, 4 ел шунда белем алдым.
Казандагы бию ансамблендә укытучыбыз Исхак Әсхәтович эшли булып чыкты, ул мине үзләренә чакырды. 2015 елда анда бардым, мине «Казан» ансамбленә алдылар. Хәзер инде 16 нчы сезон шунда эшлим.
Ансамбльдә эшләве авыр түгелме, соло гына биеп йөрисе килмиме?
Ансамбльдә эшләве җиңел түгел. Әгәр эшеңнән ләззәт алып эшләсәң, авырлыгы да юк инде. Монда кайбер факторларны истә тотарга кирәк: без Дәүләт ансамблендә эшлибез, шуңа безгә карата бераз «басым» бар: теләсә нәрсә биеп, эшләп йөри алмыйбыз, билгеле чикләүләр бар. Бездә Мәскәүдәге кебек «шоу-бизнес» юк.
Үзегезгә биюнең кайсы төре күбрәк ошый?
Миңа халык биюләре күбрәк ошый. Тик мин, гомумән, бию карьерамны төгәлләргә кирәк дип уйлыйм, чөнки яшь бара бит.
Ансамбль белән гастрольләргә иң ерак нокталарга барган булдымы?
Ансамбльгә урнашканчы, училищеда укыганда, «Экситон» төркемендә биедем, алар белән Һиндстанга барган идек. Иң ерак нокта шул булгандыр. Ансамбль белән тулысынча Европаны әйләндек – Алмания, Польша, Швейцария, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (Дубай), Үзбәкстан һәм башка илләрдә булдык, бу карантинга кадәрге сәяхәтләребез. Өч тапкыр Кытайга бардым, анда 7 ай яшәдем, эшләдем.
Кытайда ошадымы соң?
Анда бөтенләй башка «галәм», үзгә менталитет, кешеләр. Менталитетлары ошамады, алар үзләрен тәрбиясез тота, ә калганына килгәндә, барысы да әйбәт.
Фото: © Рамазан Җамалетдинов «Интертат»ка тәкъдим итте
«30 яшемә җиттем, кайбер хәрәкәтләрне эшләү кыенлашты»
Төрле чараларга биюче буларак еш чакыралармы, биючеләргә ихтыяҗ зурмы?
Әйе, төрле чараларга еш йөрим. Биючеләргә ихтыяҗ бар, чөнки җырчыларга алар гел кирәк. Соңгы арада ешрак Лилия Хәйруллина белән чыгыш ясыйбыз. Ә болай Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинова белән дә эшләгәнем булды.
Ансамбльдә дә эшләп, җырчыларда да биеп өлгереп буламы?
Без җырчылар белән ансамбль аша эшлибез, заказ шунда төшә.
Ансамбльдән китеп, берәр җырчы төркемендә генә эшлисе килмиме, алар акчаны күбрәк түлидер.
Шулайдыр, тик профессиональ планда анда үсеш юк, син формаңны югалтасың, һөнәреңдә «деградация» кичерәсең, чөнки җырчылар төркемендә биегәндә әллә нинди авыр хәрәкәтләр юк. Әгәр профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләнәсең килсә – җырчылар төркеменә биергә барырга кирәкми. Гомумән, миңа елдан-ел бию авырлаша, 30 яшемә җиттем, кайбер хәрәкәтләрне эшләү кыенлашты.
Алайса, әйбәт итеп спорт белән дә шөгыльләнәсездер?
Әз-мәз шөгыльләнәм инде, чөнки хәрәкәттә – бәрәкәт.
«Тулысынча бирелмичә эшләгәнем булмады»
Якыннарыгызның: «Биюче – җитди һөнәр түгел, башка әйбер белән шөгыльлән», – дигәннәре булмадымы?
Туганнар миннән кечкенәдән «танцор диско» дип көлә иде, ә хәзер алар мине телевизордан карый, радиодан тыңлый, сайтлардан укый, горурланалар. Безнең гаиләдә бөтенесе – көрәшче, миңа да «көрәш» дия иделәр.
Рамазан, биюче эшендә иң авыры нәрсә?
Үз-үзеңне җиңеп, торып эшкә бару. Гомумән, иҗат өлкәсендә «иҗади яну» (выгорание) еш була, шуннан соң кабат эшкә керешү авыр.
Тормышта төрле хәлләр була, кәеф булмаган чакларда тамашачы алдына чыгып, бөтен борчуларыңны онытып, берни булмагандай елмаеп биюе дә кыенрактыр?
Безне: «Сәхнәгә чыгасыз икән – проблемаларыгыз булырга тиеш түгел, алар сәхнә артында кала», – дип өйрәттеләр. Артист тормышымда «ярты аякка», тулысынча бирелмичә эшләгәнем булмады. Һәрвакыт сәхнәдәге мизгел белән яшим, ул чакта башта булган барлык проблемалар онытыла, җиңеләеп китә.
Рамазан, биюче карьерасы белән шәхси тормышны алып баруы авыр түгелме?
Юк. Бара инде ул шунда.
Иҗат кешесе белән гаилә корыр идегезме?
Юк, минем андый тәҗрибәм булды инде. Хатын-кызларга һәрвакыт игътибар җитми бит, аңа да минем генә игътибарым җитмәде. Мин аңа беренче күрүгә гашыйк булдым, 3 айдан 19 яшемдә никах укыттык, 7 ел бергә торганнан соң аерылыштык, чөнки балабыз булмады.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Мин системада эшли торган кеше түгел, ирек яратам»
Сез диндә булгач, биюдән китәргә уйламыйсызмы?
Хәзер минем нәкъ «выгорание» вакыты. Динне тирәнтен өйрәнгәнгә күрә, алдымда хәзер дин һәм бию арасында сайлау тора. 24 ел биедем, аны дин белән бергә алып бару дөрес түгел, үзем күбрәк, әлбәттә, дингә тартылам. Шуңа күрә, якын киләчәктә биюче карьерамны төгәлләрмендер.
Биючедән нинди һөнәргә китәр идегез?
Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле, белмим дә. Иң мөһиме – хәләл ысул белән акча эшләү булсын.
Алайса берәр заводка барасыз инде?
Юк, завод ул минеке түгел. Мин системада эшли торган кеше түгел, ирек яратам. Сәяхәт итәсем яисә диндә рөхсәт ителгән, файдалы контент ясыйсым килә. Әйләнә-тирәне өйрәнәсе килә, акча миңа болай гына килеп торсын иде.
Сез «Танцы на ТНТ»да катнашкансыз, анда ничек килдегез?
Мин бу проектта катнашу өчен Казанда уздырылган сайлау турларында катнаштым, аларны уздым. Ул вакытта «Казан» ансамбленә эшкә керү юлында да йөри идем, шуңа финалга узсам да, Мәскәүгә бармадым.
Шундый мөмкинлекне кулдан ычкындырганга үкенмисезме?
Юк, анда бит «шайтан оясы». Гомумән, «шоу-биз» ул – шайтан оясы.
Нигә социаль челтәрләрегезне актив алып бармыйсыз?
Мин аларны алып бара белмим, анда бит гел үзеңне күрсәтергә, нәрсәдер сөйләргә кирәк.
Ялгышмасам, биергә дә өйрәтәсез, әйеме?
Хәзер юк, бер укытучыны гына алмаштырам. «Гәүһәр» дигән проектыбыз бар, аның кысаларында биергә өйрәтәбез. Балаларны яратам, алар да миңа тартыла, без тиз уртак тел табабыз.
«Хәзерге хатыным бүген бар, ә киләчәктә ни буласын белеп булмый»
Рамазан, быел «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында җиңдегез, беренчелекне алырмын дип уйладыгызмы?
Әйе, уемда җиңү генә иде. Бу бәйгедә катнашуның бер авыр ягы булды – урамда салкын, җилле иде. Шуңа күкрәк кысыла башлады, җылынып бии генә башлагач, туктарга вакыт җитә иде, чөнки анда башкаларның биегәнен дә көтәргә кирәк. Бәйгедә профессионаллар һәм профессионал булмаганнар көч сынашты, минем көндәшем – Владислав Уткин иде, без аның белән икебез дә беренчелекне алдык. Шунысы кызык булды – без бу проектны Влад белән 2021 елда башлап җибәргән идек, мастер-класслар күрсәтер өчен «Сәләт»кә дә барганыбыз булды һәм менә 5 елдан соң бер «арена»да очраштык.
Фото: © Рамазан Җамалетдинов «Интертат»ка тәкъдим итте
Җиңгән 150 мең сумны нәрсәгә файдаландыгыз?
Гарәбстанда яши торган хатыныма бурычымны кайтардым.
Шулай ерак арада да бергә булып буламы, хатыныгыз янына еш барасызмы?
Үткән елда ике тапкыр бардым, ул да Казанга ике тапкыр килде. Ерак арада булу бик авыр, яратканнарыгыз белән алай ерагаймагыз. Бу яхшыга китерми.
Нигә аны Казанга алып кайтмыйсыз?
Кайтмый, шунда эшлим, ди. Мин аңа: «Ярар, алайса кал», – дидем, теләмәгәч нишләтим инде. Беренче үзем Гарәбстанга күченермен дигән идем, чөнки анда динебез бик таралган. Тик әлегә андый мөмкинлек юк.
Тагын бер хатын алырга исәпме соң?
Әлбәттә. Хәзерге хатыным бүген бар, ә киләчәктә ни буласын белеп булмый. Шәхси тормышта барысы да авыр, бәлки, мин үз тиңемне очратмаганмындыр да әле.
Сезнең үҗәтлегегез мишәр булуыгыз белән бәйле ахры?
Анысы да бардыр инде. Әти-әнием кызу канлы кешеләр, шуңа күрә, бу генетикадыр. Гомумән, безнең Буа районы Иске Суыксу авылы егетләре барысы да чая.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»тә җиңгәч куандыгызмы?
Әйе, куандым. Үземне дә, башкаларны да шатландырасым, кәефләрен күтәрәсем килгән иде. Тамашачы да бик канәгать калды.
«Минем өчен уңыш акчада түгел, чөнки ул фетнә генә чыгара»
Сезнең өчен «уңыш» төшенчәсе нәрсәне аңлата?
Минем өчен уңыш ул – тулы, матур, бәхетле гаилә кору, яраткан хатының, күп балаларың һәм үзеңә ләззәт китерә торган эшең булу. Шунысын әйтә алам, минем өчен уңыш акчада түгел, чөнки ул фетнә генә чыгара.
Фото: © Рамазан Җамалетдинов «Интертат»ка тәкъдим итте
Буа районы сайтында сезгә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде, диелгән, ә үзегез моның хакта беркая хәбәр итмәгәнсез. Бу мәгълүмат дөресме?
18 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указны имзалады, әмма әлегә бүләкләү булмады.
Бу исемне озак көттегезме?
Әйе, бу – минем максатым иде. Алай да үзем өчен түгел, күбрәк әни һәм аның миңа куелган көче бушка булмаганын исбатлау өчен булды. Иң күбе әни сөенде.
Хәзер киләсе максатыгыз «Татарстанның халык артисты»н алудыр инде?
Белмим, күз күрер. Бу исемне «атказанган»нан соң, 10 ел үткәч кенә алып була, диләр.
Карьерамны төгәлләргә мөмкинмен, дидегез. «Атказанган» исемен алып, иҗаттан китү дөрес булырмы?
Мин биюгә үземне, яшьлегемне, иң матур чагымны, барлык энергиямне багышладым бит инде…