news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биюче Гүзәлия Хөснетдинова: «Идән дә юып йөргәнем булды»

Гүзәлия Хөснетдинова – күп кенә артистлар белән эшләү тәҗрибәсе булган биюче. Бүгенге көнне ул шулай ук блогер буларак та танылып китте.

news_top
Биюче Гүзәлия Хөснетдинова: «Идән дә юып йөргәнем булды»
Фотолар Гүзәлия рөхсәте белән материалда кулланды.

«Харизмам белән алам»

Гүзәлия, синең төп эшең бармы?

Рәсми рәвештә мәдәният йортына эшкә урнаштым. Анда атнасына 2 тапкыр балалар өчен театр түгәрәге алып барам. Шулай ук складта да эшлим. Эшсез тора алмыйм мин.

Балалар белән эшләү ничек сиңа?

Башта арыткан кебек булса да, түгәрәк тәмамлангач, каяндыр энергия барлыкка килә. Мин үзем Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладым.

Татар балалары йөриме?

Татар кызлары булса да, түгәрәкне рус телендә алып барам. 6-14 яшьлек балалар йөри. Аерым сценкалар куйганыбыз юк. Мәсәлән, хәзер Яңа ел бәйрәменә җырлы-биюле концерт әзерлибез. Киләчәктә, әлбәттә, зуррак әсәрләргә алыну теләге бар.

Укуың тәмамлангач, театрда эшләргә теләгең бар идеме?

Бар иде дә, «алам» дип торучылар булмады. Әллә акча кирәк булды, әллә «блат»... Берәр район театрына кайтырга мөмкинлек булгандыр, теләгем булмады. Ә хәзер инде үзем дә теләмим. Беренче курста укыганда, биюче булып эшли башлаган идем. Хәзер дә шушы эшемне дәвам итәм: концертларда, банкетларда биим.

Ни өчен театр факультетына укырга кердең, бәлки, бию буенча укырга кирәк булгандыр?

Бию факультетына укырга керер өчен, классик бию ягыннан көчлерәк булырга кирәк иде. Мин авыл кызы бит, бездә бию түгәрәкләре юк иде. Ярый әле кермәгәнмен, чөнки көне-төне биеп, гайрәтем чигеп куяр иде. Мин бит үземчә биим, биюләрне дә үзем куям. Чакырып торалар, зарланмыйм. Хәзер менә интернетта да бераз популярлаштым, моның да файдасын күрәм.

Банкетларга чакыручылар күбәйдеме?

Әйе, элегрәк мин видеолар куймый идем. Ә хәзер банкетларда ничек биюемне куям, һәм кешеләр күрә. Аңлыйм, мин – профессиональ биюче түгел, ләкин биемичә дә тора алмыйм. Күбрәк харизмам белән аламдыр.

Банкетларда күбрәк Көнчыгыш биюен сорыйлардыр?

Күпме генә шушы ярымшәрә килеш биегән биючеләрне сүксәләр дә, халык барыбер Көнчыгыш биюен сорый. Мин, биегән вакытта, кунаклар яки тамашачылар белән уйныйм, аралашам. Кунаклар арасында еш кына минем белән бергә биергә ризалашкан абзыйлар да була.

Шушы абзыйларның хатыннары моңа ничек карый микән?

Кемдер бик начар кабул итә. Теге «п» хәрефенә башланган сүз бар бит, «тутка» дип бетә торган сүз... Менә шуңа охшатып караучылар да бар. Кайбер хатын-кызлар ирләренә ябыша, чыгармый, талаша башлый. Хатыннарының сүзеннән чыкмаучылар да булгалый, миңа ияреп биергә чыгучылар да бар. Берсендә кәләш үзе канәгать калмаган иде. Югыйсә, мине дә, биюнең төрен дә үзе сайлаган иде. Менталитет башка безнең. Мин барыбер үземнекен эшлим, кунакларның күңелен күтәрергә тырышам. Төрле нечкәлекләргә игътибар итмәскә өйрәндем инде. Һәркемнең үз фикере. Сүз уңаеннан, мишәр хатыннары башка төрле менә.

Алар нинди?

Киресенчә, минем «мужик»ны чакыр әле, диләр. Ирләре дәртләнеп китә, хатыннарына башкачарак карый башлый. Мин һәвәс өстимдер, күрәсең. Биюгә бию дип карасыннар иде.

Салганрак ирләр тоткалый да башлыйдыр...

Була инде, я арттан якын килеп басалар, я күкрәкләремне тотарга тели башлыйлар. Мин матур итеп читкә чигәм. Талашып булмый бит – биюне дә дәвам итәргә кирәк, башка кунаклар да карап тора. Нинди генә хәл булмасын, артист булып калырга кирәген аңлыйм.

Туй ахырында кичне дәвам итәргә тәкъдим итүчеләр булгаладымы?

Булгалый, мин андый сөйләшүне шаяртуга борып җибәрәм. «Сәламәтлегең өчен кирәктер...» – дип әйткәннәр иде бер. Берсендә бер бабай мунчага чакырган иде. Биегән вакытта, яннарына утырырга чакыручылар да була. Миңа карап, бәлки, ризалашыр дип уйлыйлардыр, әмма мин үземнең бәямне бервакытта да төшермим. Бәя, дигәндә акчаны күз алдымда тотмыйм, ә нәкъ төрле тәкъдимнәргә ризалашмавымны әйтәм. «Хи-хи-ха-ха» килүем – образ гына, мин беркемне дә үземә якын китермим.

Син мөнәсәбәтләрдә булганда, егетеңнең: «Банкетларда биемә», – дип әйткән очрагы булмадымы?

Юк, биюче булуымны алдан ук әйтеп куям. Көнләшү булырга мөмкин, әмма, кырт кисеп, «йөрмисең» дип әйтүче булмады. Бу хакта мөнәсәбәтләрнең башында сөйләшеп куябыз. Әгәр дә егет кеше каршы була икән, саубуллашабыз инде.

«Матур итеп сүгенәм»

Блогер буларак танылып киттең.

Блогер, дип инде, бар булганын төшерәм. Төрле видеолар куям. Махсус уйлап чыгарып, нидер төшергәнем юк. Әмма бу арада үзем дә сизәм: аудиториям артты. Әле соңгы атнада гына ничә хатын-кыз: «Син миңа охшагансың, мин дә синең кебек үк ачык, әйдә, күрешеп сөйләшик әле», – дип язды. Кеше сине якын дусты, туганы урынына күреп, чикләрне югалта.

Син барысы белән дә сөйләшә алмыйсыңдыр инде.

Вакытым булса, сөйләшәм. Кеше аермыйм мин. Инвалидларга да сау-сәламәт кешегә караган кебек карыйм. Авыру әбиләрне күрсәм, елыйм. Элегрәк башка урында тора идем. Шунда яшәгәндә, бер инвалид бабай белән танышкан идем. Аның ярты гәүдәсе эшләми. Аның белән кочаклаша идем, аңа сәдака бирә идем. Кеше миңа гел сәерсенеп карады. Имештер, аның селәгәе агып тора, ә син аның белән кочаклашасың. Ул сәламәтлеге чикле булуга гаепле түгел бит инде!

Кеше белән аралашкач, энергияң бетеп китмиме?

Була инде, әмма, кеше белән аралашкач, миңа үземә дә рәхәт булып китә. Энергиям бетсә, душка керәм я, утырып, елап алам.

Сине карап баручылар ни турында сөйләгәнемне аңлар: син авызыңны зур итеп ачып көләсең. Бу – уйлап чыгарылган «фишкаң»мы?

Үзеннән-үзе шулай килеп чыга ул. Әнинең берничә тапкыр, «алай ямьсез итеп көлмә инде» дип кисәткәне бар.

Әти-әниең синең чишенебрәк төшкән фотоларыңа ничек карый?

Әнинең, «30 бит инде сиңа, купальниктан фотолар куйма» дигәне бар. Ачыбрак киенгәч тә, әйткәли. Шулай киенәсе килгәч, нишлим инде. Бернинди начарлыгын күрмим.

Сүгенгәлисең дә бугай.

Матур итеп сүгенәм бит мин! Татарча – иң мөһиме.

«Үтерәм, ди, малай...»

Өйләнгәннәр «әйдә, очрашыйк» дип язалармы?

Берсендә бер абзый: «Очрашыйк, акча түлим», – дип язган иде. Төрттереп кенә, акча мине кызыксындырмый, дидем.

Ир-ат үзенең йөргән кызына акча бирергә тиешме?

Миңа биргәннәре юк алай. Биреп торсалар, каршы килмәс идем. Соңгы йөргән егетемнең берничә тапкыр картама акча күчергәне бар иде. Безнең тәрбиядә егет кешедән акча сорау юк бит инде ул. Ә болай мин акча ягына карамыйм. Машинасы, фатиры булмаса, бергә булдырырга да була аны.

Син бит ипотека түлисең, машинаң бар, ә егет кешенең бернәрсәсе дә булмаса, бик дөрес тә түгел кебек.

Әйе, мин бит эшлим, тырышам, бер эштән дә курыкмыйм. Вакытында кафеда идән дә юып йөргәнем булды. Бәлки, миңа да, башка кызлар кебек, критерийларны арттырырга кирәктер. Егет кешенең максаты булырга тиеш «хотя бы». Бер егет «миңа машина да, фатир да кирәкми, үзем өчен генә яшим» дия иде. Аптырадым.

Кафеда идән юганыңны артистларның күргәне булмадымы?

Булды андый чак, уңайсызландым. Биюче, артист башым белән идән юып йөрим, дип... Ә аннан соң, теләсә ни уйласыннар, берсе дә акчаны китереп бирми, дидем. Шуңа күрә җыештыручыларны да, идән юучыларны да хөрмәт итсеннәр иде. Кем ничек булдыра – шулай тырыша, тырмаша. Коронавирус вакытында чәчәк кибетендә 500 сумга тәүлегенә 12 сәгать эшләгән идем, мәсәлән.

Хәзерге егетеңнең машинасы, фатиры бармы соң?

– Юк, әмма мин моңа игътибар итмим. Үзе бер дигән егет ул, бергә булдырырбыз әле, яшьрәк бит. Йөргән егетләрем арасында иң адекват егет ул. Мин аның янында үземне тыныч һәм якланган итеп хис итәм.

Калганнары нинди иде?

Хыянәт итүчеләр, «башымны ашаучылар», сугучылар да булды.

Сугучылар?..

Сөйлим микән, юк микән... Булды инде. Бер егетемнең, эчкәч, «башы киткән» иде. «Үтерәм!» – ди, малай. Күзләре пыяла кебек иде. Фатирдан да чыгармый. Мин: «Иртәгә сөйләшербез, тынычлан», – дим. «Бар, чыгып кит, мин хәзер үземә кул салам», – ди. Курыктым. Аны тынычландырган булам үзем, үзем калтырыйм. Ахры чиктә, ул миңа такси чакырды, мин чыгып киттем. Җәяү кайтып киттем, өй янына килеп җиткәч, карасам – аның машинасы минем подъезд янында. Салган килеш рульгә утырган булган. Шунда, үлә калсам, дип, видео яздыра башладым. Берәр хәл була калса, дәлилләр булсын, дидем. Бер җирдә дә күренми, этажга да мендем – юк. Аннан соң, берничә сәгать үткәч, ул миңа шалтыратты, нишләдем, ди. Безгә керде, үзе елый. Гафулар үтенә башлады, чәчәкләр бирә, матур сүзләр әйтә. Әле бу хәлдән соң да мөнәсәбәтләребез булды. Әнигә дә ишетелде бу хәлләр. Ул: «Инде бу кешене үзеңә башка якын китерәсе булма», – диде. Аллам сакласын инде…

Гомер буе кыйналып яшәгәннәр бар... Кайбер хатын-кызлар сукыр мәхәббәт белән ярата шул.

Нишләргә белмисең андый ситуациядә. Мине үземне тынычландырырга кирәк булса да, бу егетне үзем тынычландырып утырдым. Элегрәк ирләренең кыйнауларына түзеп яшәгән хатын-кызларны аңламый идем, бу хәлдән соң, чыннан да, сиңа суккан кешене кабат үзеңә якын китереп була алуын аңладым.

Хыянәт иткәннәре дә бар иде?

Очрашып, аралашып йөргәнен белгән идем берсенең. Араларында ни булганын төгәл белмәгәч, кичердем. Әмма күңелдә калды бит, онытылмады. Бу хәлдән соң барыбер аңа тулысынча ышана алмадым. Бер егет ел буе дус кызым белән аралашып йөргән. Шулай егетләргә ышаныч югала инде.

Дус кызларның төрлесе була шул.

Берсендә дус кызым белән икәүләп 2 егет янына чыктык. Шул егетләрнең берсе мине чакырды да, мин дус кызымны алдым, ул үзенең иптәшен ияртте. Шушы минем яныма килгән егет дус кызым белән бергә фатирга кайтып китте... Авыр иде инде. Яныма килеп, башка кыз белән кайтып китте бит. Ярый, минем кешем түгелдер, дидем. Әле шушы егет миңа икенче көнне, безнең бергә кайтып төн үткәрүебезгә нәкъ син гаепле, диде. Очрашыйк, дип күпме язды. Төрле кешеләр бар инде...

Ул егет сине үзен тиз арада үзеңә якын китермәвеңне аңлап, аңа ияргәндер.

Әйе, ул егетнең минем яныма килүен белсә дә, үзе аңа күзләр кысты. Егет кеше баш тартмый инде... Әле дус кызым аннан соң: «Нигә ул миңа язмый?» – дип баш ватты, үзе дә аңламастан ияләште. Мин, кешене белеп бетермичә, аралашмыйча, бергә кунарга гына түгел, кулымны да тотарга бирә алмыйм.

Син гаиләдә үзең генәме?

Юк, без 5 кыз. Өчебез инде кияүдә, сеңлемнең егете бар. Сүз уңаеннан әйтим әле, яшь барган саен, туганнардан да якынрак кешенең булмавын аңладым. Дуслар – дуслар инде ул, туган кирәк. Әти элек малай теләгән булган, ләкин хәзер, ярый әле Аллаһы Тәгалә кызлар биргән, ди. Әти-әни безнең өчен һаман да тырыша, без дип яши. Үзләрен арткы планга куймасыннар иде, дибез инде.

Кайчан кияүгә чыгарга теләр идең?

– Киләсе елда чыгар идем, язган булса. Аннан соң, минем өчен никах мөһимрәк. Туй да кирәк, сүз юк, мин Аллаһ каршында насыйбым белән ир һәм хатын булырга теләр идем. Ничек язган инде, барысы да Аллаһ кулында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар