Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биюче атның Азнакай районы Тымытык авылыннан икәнлеге билгеле булды - видео

news_top_970_100
Биюче атның Азнакай районы Тымытык авылыннан икәнлеге билгеле булды - видео
Видеодан скриншот

Бу атнада Татарстан районнары, авыллары Сабан туй рухы белән яши. Һәркайсында диярлек сөрән сугу яки сөлге җыю йоласын матур итеп уздырдылар.

Социаль челтәрләрдә авылларда бүләк җыйган мизгелләрнең видео-фотолары таралды. Яңа таралган видеода күренгәнчә, бер авылда татар халык киемен кигән хатын-кыз белән ир, гармунчы һәм җигүле ат бүләк җыярга чыккан. Җигелгән атны бизәгәннәр, арбада 2 егет утыра. Ат бию көенә бии. Бүләк җыючыларны каршы алучылар «Ай, молодец!» дип тора.

Биюче ат Азнакай районы Тымытык авылында яши икән. «Атның хуҗасы – шушы авыл егете Гамир Кәримов. Аларның әтиләре Марат Кәримов – районның иң яхшы ат караучысы булган кеше. Атларга булган мәхәббәте улларына да күчкән», диелгән «Маяк» газетасының сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100