news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Битва шефов» тапшыруында катнашкан повар егет татарча шигырь сөйләп танылды

news_top
«Битва шефов» тапшыруында катнашкан повар егет татарча шигырь сөйләп танылды

Чаллы егете Нәфис Кәлимуллин «Пятница» каналындагы кулинар шоуда катнашкан. Ул анда татарча шигырь сөйләгән һәм шул рәвешле Татарстанда танылып китте.

Нәфискә 28 яшь. Ул – профессиональ шеф-повар. Бер биремдә ул иҗади номер да күрсәткән: «Битва шефов» турында шигырь язган һәм шуны сөйләп, алып баручыларны шаккатырган.

Шоу алып баручылар Контантин Ивлев һәм Ренат Әзһәмов татарча шигырьне алкышлар белән кабул итте.

Нәфис Кәлимуллин телеканалда түбәндәге юлларны сөйләде:

Чакыргачтын мин дә килдем

Мәскәүгә, тамашага.

Ивлев белән Азгамов патшалык итә монда.

Берсе мактый, берсе хурлый,

Кемгә нәрсә ошамый?

Ярдәм итәрлек шефыбыз

Һәрвакыт янда торсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар