Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Битва экстрасенсов» тапшыруында җиңгән Джулия Ванг: «Мин җенесемне алмаштырдым»

Джулия Ванг — халыкка ТНТ каналында «Битва экстрасенсов» тапшыруының җиңүчесе буларак танылды. Әмма ул көтелмәгән белдерү ясаган һәм фанатларын шаккаттырган: Джулия инде кыз да, экстрасенс та түгел, хәзер аның исеме — Томас Винсор.

news_top_970_100
«Битва экстрасенсов» тапшыруында җиңгән Джулия Ванг: «Мин җенесемне алмаштырдым»

«Мин җенесемне алмаштырдым. Ниһаять, бүген шуны әйтергә көчем җитте. ТНТ ул — мәзәк», — дип язган Инстаграм битендә экстрасенс.

Джулия Ванг кайчандыр 37 яшендәге хатын-кызның кабатланмас, эпатаж образы «Битва экстрасенсов» тапшыруы продюсерлары тарафыннан уйлап табылган булуын язган. Томас сүзләренчә, ул тормышта бөтенләй башка кеше. Ул тәҗрибәләр ясарга, фикер йөртергә ярата торган нечкә иҗади натура.

Джулия Ванг «Битва экстрасенсов»ның 15-нче сезонында җиңеп, аннан соң кинәт кенә тышкы кыяфәтен үзгәртергә ниятли. Макияж кулланудан туктаган Томас Винсор хәзер гадәти классик ир-ат киеме, нигездә, инглиз стилендәге костюмнар кия башлый. Томас Винсор — шагыйрь, рәссам, дизайнер, философ, актриса, модель һәм парфюмер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100