Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Битва экстрасенсов» финалына чыккан күрәзәче үлгән

Дария Воскобоева 17 сезонда финалга чыкты һәм дүртенче урын алды.

news_top_970_100
«Битва экстрасенсов» финалына чыккан күрәзәче үлгән

«Битва экстрасенсов» тапшыруында былтыр катнашкан Дария Воскобоева 6 гыйнварда кич белән вафат булган. Шушы ук тамашада катнашкан экстрасенс Антон Мамон кайгылы хәбәрне "360" телеканалына раслаган. Мамон бу хакта Инстаграмдагы сәхифәсендә дә язып куйган. 

  • "Битва экстрасенсов" — Россиядә популяр тамаша, ул ТНТ каналында бара. Дария Воскобоева 17 сезонда катнашты. Ул финалга чыкты һәм дүртенче урын алды.

«Сүз юк. Без бик якын дус булмасак та, мин Дарияне хөрмәт итә идем», — дип язган Александр Мамон.

Тапшыруда катнашучыларның башкалары да кайгы уртаклашу яза. Алар арасында Надежда Шевченко һәм Влад Кадони да бар. 17 нче сезонда финалга чыккан Надежда Шевченко да көндәшенең фотосы янына кайгы уртаклашу сүзләре язган. Әлеге тамашада катнашып танылган Влад Кадони да Дарияны якыннан белмәсә дә, борчылуын әйткән. «Дария, мин сине якыннан белмәдем. Ләкин сине шәфкатьле һәм көчле дип белә идем. Теге дөньяда борчуларың булмасын. Истә тотабыз. Кайгарбыз», — дип язган Влад.

Воскобоеваның туганнары Дариянең ни сәбәпле үлүен әйтүдән баш тарткан.

РИА Новости агентлыгы экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, экстрасенс озак вакыт авырганнан соң, үлеп киткән.

Дария Воскобоеваның үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә 6 гыйнварда булачак тамаша кичектерелүе турында пост язылган. «Кадерле дуслар. Шәхси сәбәпләр аркасында, „Рождественские гадания“ чарасы кичектерелә. Яңалыкларны лентадан карап барыгыз. Барыгызны да яратабыз», — диелгән.

Әле берничә көн элек кенә Дария инстаграмдагы битендә киңәшләр язган. "Психик һәм физик яктан йөкләмәне киметегез. Бу чорда аерылышулар, конфликтлар еш булачак. Җәнҗалларга катнашмаска тыршыгыз. Каникулны матур гына үткәрегез", - дип язган ул.


  • 2018 ел азагында 19 сезон тәмамланды. Анда Тимофей Руденко җиңде.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дорогие мои, В данный период целесообразно уменьшить физические и психические нагрузки. Рекомендовано сторониться конфликтов, как в делах бизнеса, так и в личных отношениях. Типично повышение вероятности ссор и расставаний. . Пока каникулы отдыхайте и наслаждайтесь компанией семьи и друзей  . Как проходят ваши выходные ? . . . #ДарияВоскобоева #таро #магия #новыйгод #рождество #6января #таро #картытаро

Публикация от Daria Voskoboeva (@voskoboeva_daria)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100