Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биттәге шешенүне ничек бетерергә?

Диетолог-нутрициолог Ирина Караева организмда шешенкелек барлыкка китерә торган ризыкларны атаган һәм бу проблема белән көрәшү юлларын күрсәткән.

news_top_970_100
Биттәге шешенүне ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Күпләр шешенүдән зарлана. Алар булмасын өчен кайбер ризыклардан баш тартырга кирәк. Мәсәлән, сөт ризыкларыннан. Куертылган сөт, сөт өсте, сыр — алар барысы да биттә шешенү барлыкка китерә. Кәҗә сөтен яки лактозасыз сөт ризыкларын кулланыгыз», — ди белгеч.

Шикәр канда инсулин микъдарын арттыра һәм суны тоткарлый, ди эксперт.

«Шулай ук глютен да суны тоткарлый. Шуңа күрә бодай ипие, камыр ризыклары да шешенү барлыкка китерергә мөмкин. Глютен артык булу бөтен кешегә дә зыянлы. Аны ашаудан бер-ике айга булса да баш тартып карагыз, яхшы үзгәрешләрен сизәрсез», — ди диетолог.

«Иң төп хата — су эчүне туктату. Суны эчәргә кирәк. Еш кына организм сусызланганда шешенү барлыкка килә. Алдан әйтелгән ризыкларны рационнан алыгыз, сәламәт яшәү рәвешенә күчегез, җитәрлек күләмдә су эчегез, вакытында йокларга ятыгыз. Бер-ике атнадан ук шешенүләр бетәр, энергия барлыкка килер», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100