«Битлекнең файдасы юк»: Ләйсән Мәхмүтова коронавирустан ничек саклана?
Артист битлек кигән ир-атлар белән самолетта төшкән фото куйган.
Танылган җырчы, «Зөләйлә» төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова битлек кигән ир-атлар белән самолетта төшкән фото куйган.
«Самолетта Мәскәүдән кайтып киләбез. Аэропортта кытайларга охшаган кешеләр очрады, алар самолетта да бар иде. Безнең артистлар кем нәрсә белән булдыра, шулай сакланырга тырышты. Алмаз Хәсәнов гади медицина битлеге киеп куйды. Фердинанд Фәтхи нәрсә бар, шуннан әмәлләп киде. Ничек уйлыйсыз, нинди битлек вирустан саклый?» - дип шаярткан Ләйсән Мәхмүтова.
«Сез артистлар, молодец. Юлларда үз күңелегезне үзегез күрәсез. Бигрәк тә Ләйсән»;
«Мөселманнарга эләкми ул вирус»;
«Ләйсән ханым, бары тик сезнең кебек гүзәл генә коткара ала. Битлекләрнең файдасы юк»;
«Кулны юарга кирәк»;
«Фәтхинең битлеге әйбәт инде»;
«Аллам сакласын, эләксә, берни коткармаячак. Күрәчәк булмасын!»;
«Мин Фердинанд Фәтхине артык җитди, юк-барга вакланмый торган кешедер дип уйлый идем. Юморга әҗәткә керми ахры», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.