Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битлекләрне дезинфекцияләргә ярыймы?

Битлекләрне төрле дезинфекция сыеклыклары, антисептиклар, хлор һәм башка шундый чаралар белән эшкәртергә ярамый.

news_top_970_100
Битлекләрне дезинфекцияләргә ярыймы?
pixabay.com/ru

Күп тапкыр кия торган битлекләрне ни өчен дезинфекцияләргә ярамаганы турында югары категорияле терапевт, токсиколог, Фәнни журналистлар клубы әгъзасы Алексей Водовозовка сылтама белән РИА Новости яза.

Бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кебек үк, күп тапкыр киелә торган тукыма битлекләрнең дә файдалану вакыты чикле. Тукыма битлекләр саклагыч үзлекләрен югалтмасын өчен аларны даими юып торырга кирәк, диде табиб.

«Алмаш-тилмәш кию өчен берничә битлек булса яхшырак. Бер битлекне бер көн киеп йөргәннән соң аны юарга кирәк. Иң идеаль вариант: машинада юу, киптерү һәм үтүкләү. Битлекләр күп тапкыр юуга, киптерүгә һәм үтүкләүгә чыдам булса әйбәтрәк», — диде Алексей Водовозов.

Ә битлекләрне төрле дезинфекция сыеклыклары, антисептиклар, хлор һәм башка шундый чаралар белән эшкәртергә ярамый, чөнки зарарлы парларны сулау ихтималы бар. Моның өчен спирт та туры килми, диде токсиколог. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100