Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битлек кияргә кирәк, Россиядә тридемия тарала башлады

news_top_970_100
Битлек кияргә кирәк, Россиядә тридемия тарала башлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан. Бу хакта «Известия» басмасы Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә грипп сезоны уртасында авыручылар саны арта – 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә. Бу – авыручылар санының база дәрәҗәсеннән 83 процентка югарырак. Хәзерге вакытта, белгечләр мәгълүматлары буенча, нигездә А (H3N2) гриппы тарала. Аны Гонконг гриппы дип тә атыйлар.

Роспотребнадзорда 46 төбәктә авыручылар санының эпидемиологик чиктән артып китүен дә әйтәләр.

Белгечләр бер үк вакытта 3 төрле инфекциянең таралуын «тридемия» дип атый. Аларның сүзләренчә, авырулар февраль-март айларында кими башлаячак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Гебрейесус халыкка битлекләр киеп йөрергә һәм COVID-19га каршы прививка ясатырга өндәде. Бу кисәтүне ул берничә атна эчендә авыру очраклары артканга ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100