Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битлек кияргә сорагач, Казанда бер ир-ат кибет кассасын җимереп ташлаган - видео

Кассир хатын куркып калмый, ул ярсыган сатып алучыга каршылык күрсәтә.

news_top_970_100

Казанның Побежимов урамындагы кибеттә бер ир-ат кассаны тар-мар итеп ташлаган. Аңа битлек кияргә әйткән булганнар. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгын хәбәр итте.

Кадрлардан күренгәнчә, кибеткә бер ир-ат килеп керә. Ул битлек киюдән баш тарта, аннары үзен агрессив тота башлый. Ул кассаны вата, сатучыга азык-төлек ыргыта, өстәлдәге әйберләрне бәреп төшерә. Ир-ат шулкадәр ярсый, ул кассир хатынга төкерә.

Ир-ат кассирга янаулы сүзләр әйтеп кычкыра. Ләкин хатын куркып калмый, ул адекват булмаган ир-атка каршылык күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100