Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битлегең булмаган өчен 30 мең штраф салмасыннар өчен нишләргә?

Ләбиб Лерон битлексез йөргәне өчен тоткарланган журналист Рифат Каюмовка «ярдәмгә ашыга».

news_top_970_100
Битлегең булмаган өчен 30 мең штраф салмасыннар өчен нишләргә?

Эшкә ашыгып кереп барган журналист Рифат Каюмовны тәртип сакчылары туктата… План тутырыр өчен махсус лифт төбендә кизү торганнар икән! Башта битлегең юк диләр, аннары башка гаепләрен табалар — Котлы Бөкәштәге әбинең урланган әтәчен дә журналистка тагып калдырмакчылар, аннары «Татфондбанк» та урланган акчаларда да гаеплиләр… Гаепне танып, буш кәгазьгә кул куярга кушалар. хәерсезләр! Әмма журналист бирешми, ул арада Ләбиб Лерон ярдәмгә килеп җитә. Акча бирә башлагач, ике «амбал» ның да начар кеше түгел икәнлекләре ачыклана. Алар журналистны аклап протоколны ертып ташлап кына калмый, шигырь дә укыйлар, җырлап та күрсәтәләр…

«Унике» сериалының бу сериясе битлек режимы турында. Тәртип сакчылары ролендә Тинчурин театры артистлары Рөстәм Гайзуллин белән Алмаз Фәтхуллин. Ләбиб Лерон — коткаручы ролендә, төп рольдә — «Интертат» журналисты Рифат Каюмов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100