Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биттә җыерчыклар булмасын өчен нишләргә?

news_top_970_100
Биттә җыерчыклар булмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Белгечләр фикеренчә, биттәге җыерчыкларның берничә сәбәбе бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ультрашәмәхә нурланыштан саклый торган кремнар кулланырга кирәк. Ультрашәмәхә нурлар тән тиресен боза һәм картаю процессын эшләтеп җибәрә. Яшь чакта саклагыч чаралар кулланмагач, картайгач битне төзәтеп булмый инде.

Кисәк кенә ябыгу өчен төрле диеталар тоту да тән тиресенә начар йогынты ясый. Бу вакытта матдәләр алмашы бозыла һәм организмда башка проблемалар барлыкка килә.

Зарарлы гадәтләр – тәмәке тарту, дөрес тукланмау, алкоголь һәм начар ризыклар организмны туздыра. Начар гадәтләр белән бит тиресендә җыерчыклар барлыкка килү турыдан-туры бәйле. Бу очракта организмда кан циркуляциясе бозыла, нәтиҗәдә тән тиресендә җыерчыклар барлыкка килә.

Актив мимика да биттә җыерчыклар барлыкка китерә. Мәсәлән, елмайган чакта күзләр тирәсендә мимик җыерчыклар чыга.

Кызларның төп проблемасы – маңгайны җыеру. Бу гадәттән кичекмәстән котылырга кирәк. Юкса 25 яшьтә үк биттә җыерчыклар булыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100