Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Битеннән фарш ясады». Ярсыган ир-ат дустын кыйнап үтергән

news_top_970_100
«Битеннән фарш ясады». Ярсыган ир-ат дустын кыйнап үтергән
"Татар-информ" архивы

Амур өлкәсендә яшәүче ир-ат дустын кыйнаган. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә үлгән. Кыйнаучыны кеше үтергән өчен хөкем итәчәкләр. «Дустының битеннән фарш ясаган», – дип яза «Комсомольская правда».

Райчихинск шәһәрендә былтыр апрельдә вак-төяк аркасында килеп чыккан талаш чын сугыш белән тәмамлана. Җәнҗал ишеккә артык каты шакыган өчен башлана.

Ир-ат дусты янына кунакка килә, ләкин ул ишеккә артык каты шакый. Хуҗа кеше моны ошатмый, алар талаша башлый. Озак кына талашкач, алар сугышырга тотына. Хуҗа шулкадәр каты ярсый, ул дустының битенә йодрыклары белән кимендә 30 тапкыр бәрә. Аннары дустын урамга алып чыга һәм җиргә яткыра. Имгәнгән ир-ат аңсыз була.

«Ир-ат аңлатаканча, ул дустын аңына китерү өчен урамга алып чыккан. Узып баручы хатын «ашыгыч ярдәм» чакырган. Имгәнгән ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Ул берничә көн узгач вафат булган», – дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Ачыкланганча, кыйнаучы ир-атны хокук саклау органнары да яхшы белә. Аны наркотикларны законсыз тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар. Хәзер аны кеше үлеменә китерерлек итеп сәламәтлеккә зыян салган өчен хөкем итәчәкләр.

Тикшерүчеләр тиешле эшләрне башкарган, дәлилләр туплаган. Җинаять эше расланган гаепләү карары белән судка тапшырылган. Җинаятьче сак астында, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100