Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битенә кунган чебенне үтергән ир-ат күзсез калган

news_top_970_100

Кытайда яшәүче ир-ат битенә кунган чебенне үтергән һәм күзсез калган. Бу турыда «МИР» телеканалы яза.

Чебен ир-атның организмына бактерияләр иярткән. Шулар ир-атның баш миенә барып җитмәсен өчен, табиблар ир-атның күзен алырга мәҗбүр булган.

Әлеге хәл Гуандун провинциясендә була. Ир-ат битенә кунган чебенне бәреп үтергәч, 1 сәгатьтән сул күз кызарып чыга, шешә һәм авырта башлый. Ул табибларга мөрәҗәгать итә.

Табиблар «сезонлы конъюнктивит» дип диагноз куялар, дарулар бирәләр. Ләкин терапия булышмый, ир-атның хәле начарлана бара, күзе кисәк кенә күрми башлый. Соңрак ачыкланганча, башта конъюнктивит дип уйлаган симптомнар башка инфекция булып чыга.

Ир-атның күзе һәм күз тирәсе җитди бозыла, бактерияләр аның баш миенә китү куркынычы барлыкка килә. Табиблар ир-атның күз алмасын бөтенләй алырга карар кыла.

Ир-атны тешләгән бөҗәк – дренаж чебене дип фаразлыйлар. Аның личинкалары суда яши, ә зур чебеннәр өйдә караңгы дымлы урыннарда тора һәм бик күп микроблар күчереп йөри, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100