Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битен тарттыру операциясе ясаткан 68 яшьлек ханымның муены катып калган

news_top_970_100

Россия телеканалларында тапшырулар алып баручы Виктория Боняның 68 яшьлек әнисе пластик хирург Максим Иванчукка карата шикаять биргән. Гарәб Әмирлекләрендә битенә пластик операция ясаткан хатынның тән тукымалары некрозы (тукыма күзәнәкләре үлә – ред.) башланган, һәм аның муены хәрәкәтләнми башлаган. Зыян суммасын 195 миллион дип исәпләнгәннәр. Табиб хирург лицензиясе булмаган килеш эшләгән булырга мөмкин, дип яза «Mash» телеграм-каналы.

Галина Ивановна, кызы тәкъдим иткәннән соң, операция өстәлендә битен тарттырырга ризалаша. Иванчук Викториягә Гарәб Әмирлекләрендә пластика ясаган була, өлкән буынны да чакырган. Хирург Украинада медицина институты тәмамлаганнан соң инде берничә ел Әмирлекләрдә эшләгән һәм операция өчен 20 меңнән 250 мең еврога кадәр алган. 68 яшьлек Галинаның иягенә липосакция ясаганнар, бит тиресен тарттырганнар һәм блефаропластика (күз кабагы формасын үзгәртү) ясаганнар. Тик нәтиҗәсе куанычлы булмый – коточкыч шрамнар кала, тән тукымасы некрозы башлана, хатын муенын хәрәкәтләндерә алмый.

Боня гаиләсе башка табибларга бара. Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге белгечләр, тән тиресе күчереп утыртырга кирәк, дип нәтиҗә чыгара. Хәтта 2 тапкыр күчереп утыртырга туры килүе бар. Иванчук бу өзлегүне пациентның олы яшьтә булуы, гормоннар өзеклеге аркасында килеп чыккан дип аңлата һәм барысын да бушлай яңадан эшләргә һәм төзәтергә тәкъдим иткән. Тик блогер ханым үз сүзендә тора һәм судка 200 миллион суммага шикаять бирә.

Өстәвенә, адвокат табибның үзенә һәм Әмирлекләрнең дәүләт органнарына запрослар җибәргән. Максим операцияләрне лицензиясез ясый, ә бинаны җирле клиникадан арендага ала, дип шикләнәләр. Әгәр доктор тиешле документлар тәкъдим итмәсә, аның үзенә дә, ассистентына да җинаять җаваплылыгы һәм медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100