news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Битенә суккан өчен, бер хатын ирен кадап үтергән

Битенә суккан өчен, бер хатын ирен кадап үтергән

news_top
Битенә суккан өчен, бер хатын ирен кадап үтергән

Уфада яшәүче 34 яшьлек хатын 33 яшьлек ирен үтергән дип шикләнәләр. 17 мартта аның иренең мәете табылган. Нефтекама районара тикшерү комитеты хатынга карата җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бу көнне ир белән хатын талаша. Хатын ирен хыянәттә гаепли. Ир хатынының битенә сугып җибәрә. Хатын исә пычак ала һәм иренең күкрәгенә ике тапкыр суга. Яраланган ир-ат урында ук җан бирә. Шуннан соң хатын күршеләренә чаба. Алар ашыгыч ярдәм чакыра.

Хатын үз гаебен таный. Аны тоткарлыйлар.

«Гаепләнүче хатын моңа кадәр дә хөкем ителгән. 2013 елда бу хатын иренә пычак белән кадаган булган. Мәрхүм ир дә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Аны да үз хатынын кыйнаган, үтерергә янаган өчен хөкем иткәннәр», — дип аңлатканнар тикшерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар