Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Битен һәм тәнен ут белән өткән»: Экс-адвокат хатынын вәхшиләрчә үтергән

Ир элеккеге хатынын чүкеч белән кыйнап, авызына чүпрәк тутырып куя.

news_top_970_100
«Битен һәм тәнен ут белән өткән»: Экс-адвокат хатынын вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com/

Ростов-Дон шәһәре тикшерүчеләре элеккеге адвокат элеккеге хатынын вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда Тикшерү комитеты мәгълүматына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 ел башында Владислав элеккеге хатынын очрашуга чакыра. Ир-ат хатынны гаражга алып керә. Алар талаша башлый. Шул чакта ир элеккеге хатынының аркасына 18 тапкыр чүкеч белән суга. Хатын әле бераз вакыт исән була. Шуңа күрә ир аның авызына чүпрәк тыгып куя. Имгәнгән хатын сулыш ала алмый һәм һәлак була.

Шуннан соң Владислав Павел исемле танышына мөрәҗәгать итә. Алар мәетне урманга алып киләләр. Ике ир-ат хатынның битен һәм тәнен горелка белән өтеп чыгалар. Аннары мәетне урманда күмеп куялар һәм китеп баралар.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда Владислав элеккеге хатынының машинасына ут төртүне оештырган. Ул вакытта машинага утны Павел төрткән. Аннары шушы ук ир-ат мәетне яшерешергә дә булышкан. Өч ел элек нәкъ менә шушы эш аркасында Владиславны адвокатлык статусыннан мәхрүм иткән булганнар.

Хәзерге вакытта экс-адвокатны кулга алганнар, аның иптәше шәһәрдән чыгып китмәү турында имза куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100