«Битен каплап, кулы белән басып торган». Өч балалы хатын яңа туган баласын үтергән
Июньдә Приморье краендагы Ханкайск муниципаль округы елгасында яңа туган бала мәете табыла. Тикшерү эше барышында баланың әнисе Камень-Рыболов авылында яшәве ачыклана. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, хатын баласын ванна бүлмәсендә тапкан. Аннан ул аны сөлгегә төргән һәм битен каплап, кулы белән басып торган. Бала суламый башлагач, аны полиэтилен пакетка салган.
Хатын иренә баланың үле тууы турында әйткән һәм пакетны елгага илтүен сораган. Ире аның сүзләренә ышанган һәм баланы елгага илтеп ташлаган.
Берничә көннән соң балыкчылар сабыйның мәетен тапкан һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән.
Хатын бу гамәлен тормышының авыр булуы, акча җитмәве белән аңлатырга тырышкан. Ир белән хатынның инде 3 баласы бар, аларның иң кечесенә – 1 яшь.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, бу хатын 2021 елда да кыз бала тапкан булган, ләкин аны Чернигов районы йортларының берсендә подъездда калдырып киткән. Бәхеткә, соңрак бу баланы уллыкка алганнар.
Төбәк тикшерү идарәсе опека һәм попечительлек органнарына ир белән хатынны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта хатын-кызга «Яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.