«Битем параличланды, гарип ясады»: Чаллыда уколлар белән «яшәртүче» блогердан зарланалар
Чаллы блогеры һәм косметологы Динә Вәлиеваны «матурлык» уколлары ясап, кешеләрнең йөз-кыфәтләрен бозуда гаеплиләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Газета язуынча, зыян күрүчеләр бер Чаллыдан гына түгел. 32 яшьлек Эльвира Нестерова процедурага Зәйдән килгән.
«Беренче тапкыр килгәндә барысы да әйбәт кебек иде. Маңгайдагы җырчыкларымны бетерәсем килде. Ә Динә Вәлиева битемдәге башка проблемаларны күреп, аларга да косметологик процедуралар ясарга киңәш итә башлады. Аннан башкарылган процедуралар һәм кадаган препарат турында документ тапшырды», – дип сөйли ул.
Эльвира Нестерова Чаллы косметологы янына 1 елдан соң тагын килә.
«Миннән алда башка клиенты бар иде. Кызның иреннәренә тиз-тиз генә уколлар кадады да минем битемә кереште. Беренче тапкыр әйбәтрәк караган иде. Ул вакытта контурлар сызды, бар нәрсәне аңлатты. Икенче юлы бу кешене танымадым. Документ та бирмәде, препарат турында да сөйләмәде. Процедураны да авырттырып башкарды. Битемдә гематомалар барлыкка килде, каш тирәсе бөтенләй сизми башлады, мимикам югалды. Битем параличланды», – дип дәвам иткән Нестерова.
Эльвира битен видеога төшереп, косметологка җибәрә. Динә Вәлиева исә процедураны кабатларга тәкъдим итә.
«Мин аннан, лицензия бармы, дип сорадым. Ул миңа җавап бирмәде һәм акчамны кире кайтарырга тәкъдим итте. Курыкты, күрәсең», – дигән косметологик процедуралардан канәгать калмаган хатын-кыз.
Бу хәлдән соң Нестерова неврологка мөрәҗәгать итә. Табиблар аның нерв күзәнәкләренә зыян килүе һәм дәвалану өчен 55 мең сум акча кирәк булуын әйтә.
Динә Вәлиева кулларыннан зыян күргән тагын бер ханым – Елена Трофимова. Ул икенче ияген бетермәкче була. Косметологка социаль челтәрләрдәге рекламаларны күреп мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, косметологның кабинеты бик пычрак була. Әмма шулай да ул «Динә Вәлиева – үз эшенең чын остасы» дип ышана. Процедурадан соң Еленаның муенында җөйләр кала. «Динә Вәлиева миннән «урод» ясады», – ди ул.
Косметолог-блогердан зыян күргән хатын-кызлар берләшеп, судка мөрәҗәгать итмәкче булалар.
Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан, газета хәбәрчеләре Динә Вәлиева белән элемтәгә кергән.
«Минем исем белән хайп ясыйлар. Миңа барыбер! Мин дөреслекне беләм, бөтен фактларым бар! Ә бу ике хатын-кызның миңа пычрак атуына исем китми. Ничек сөйләсәләр, алга таба да сөйли бирсеннәр. Рәхмәт! Алар миңа бушка реклама ясап утыралар», – дип җавап биргән Динә Вәлиева.
Подписчиклары арасында яклаучылары да күп. Алар Динә Вәлиеваның шәхси аккаунтында Эльвира Нестерева һәм Елена Трофимованы әхлакый һәм психик яктан гаепләп чыкканнар.
«Судка барырга телиләрме?! Барсыннар! Карарбыз, нишләп бетәрләр! Аларның бит бернинди дә фактлары, дәлилләре юк. Елена Трофимова миндә процедураларда 3 ел элек булган иде, әле модель буларак. Ул – бик арзан бәягә дигән сүз. Ул миңа нәрсәдер ошатмавы турында әйтте – мин аны үзем янына чакырдым. Килмәде. Шул 3 ел эчендә гел миңа язып торды, минем белән соклануын белдерде, бәйрәмнәрдә котлый иде, шигырьләр җибәрүе дә истә. 3 ел вакыт узды! 3 ел! Нигә соң ул иртәрәк килмәгән?
Эльвира миндә март аенда булды. Ул да процедурадан канәгать калмавы турында әйтте. Мин аны кабат чакырдым, ул ризалашмады. Мин аңа акчасын кире җибәрдем. Җитмәсә, «аның медицина беле юк» дип язып чыкканнар. Ничек инде, медицина белемем булмый торып, мин кеше битенә кагылыйм?» – дигән ул.
Динә Вәлиеваны федераль каналга «За гранью» тапшыруына да чакырганнар. Блогер анда бармаячагын әйткән.