news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Битегезне юып сөртегез» – Динә Латыйпова үзен рәнҗеткән кешегә җавап язган

news_top
«Битегезне юып сөртегез» – Динә Латыйпова үзен рәнҗеткән кешегә җавап язган
Фото: Динә Латыйпова сәхифәсеннән

Җырчыларның, күренекле шәхесләрнең хейтерлары күп була. Кемнәрдер начар күңелле кешеләр язган тискәре сүзләргә игътибар итми, тыныч кына яши бирә. Кайберәүләрнең исә үзләре турындагы авыр сүзләр төн йокыларын качыра. Һәр комментарийны күзәтеп, аларга җавап кайтарып утыручылары да күп була.

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова да, гадәттә, беренчеләр исәбенә керә торган иде. Тик бу юлы йөрәгенә бик нык тигән булса кирәк, җырчы бер хейтерын фаш итәргә карар кылган. Сәхифәсендәге видеосына «Убырлы карчыкка охшаган» дип комментарий калдырган ханымга Динә Латыйпова җавап язган. Җавапны артист шигъри формада тәкъдим итә.

Җавабым!

Убырмы мин, шәфкать иясеме –

Раббым биргән юлдан узамын.

Яшәвемнең һәрбер буразнасын

Чагылышым итеп сызамын.

Гомер юлым тигез генә түгел –

Ләззәтле дә, үзе көрәш тә.

Кара урманында убыр булам,

Айлы кичтә булам фәрештә.

Кемнәргәдер бәхет таратамын,

Ә кемнәргә кылам изгелек.

Гомер биргәненә рәхмәт әйтәм

Раббым каршысында, иң элек.

Ошамыймын икән – тыныч кына,

Мине күрми генә үтегез!

Үлә-бетә мине тикшергәнче,

Битегезне юып сөртегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар