news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бите ит кисәге кебек». Киров өлкәсендә тракторчы ир-ат печән рулоны эченә чорналган

Йоклап ята торган йөртүче төргәк эченә кереп киткән.

news_top
«Бите ит кисәге кебек». Киров өлкәсендә тракторчы ир-ат печән рулоны эченә чорналган

12 июльдә Киров өлкәсенең Афанасьев районындагы Георгиевский авылында яшәүче 55 яшьлек ир-ат имгәнгән. Ул печән рулоны эченә чорналып кереп киткән. Бу турыда Киров басмасы язды.

Шаһитлар сүзләренчә, көндез басуда печәнне төргәкләргә җыялар. Бу вакытта трактор йөртүче биредә генә йоклап ята. Аны йоклаган килеш печән белән бергә рулон эченә төреп куялар.

Ир-ат бик каты имгәнгән. Аның үпкәләре зарарланган, кабыргалары сынган, «бите ит кисәге кебек» булган. Биредәге табиб аңа беренче ярдәм күрсәткән. Аннары тракторчыны вертолет белән Афанасьев Үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар