Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бите эреде». Бер егет элеккеге сөйгән кызына һәм аның яңа егетенә кислота сипкән

16 яшьлек кыз баланың бите, башы, муены һәм куллары пешеп беткән, 18 яшьлек егетнең башы бик каты пешкән.

news_top_970_100
«Бите эреде». Бер егет элеккеге сөйгән кызына һәм аның яңа егетенә кислота сипкән
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта 24 яшьлек Данил К. тоткарланган. Ул үзенең элеккеге сөйгән кызын һәм аның яңа егетен кислота сибеп имгәткән. Данилны 2022 елның 8 гыйнварына кадәр СИЗОга озатканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

24 яшьлек егет 16 яшьлек кызга һәм аның 18 яшьлек егетенә кислота сибә. Вакыйга 10 декабрьдә була. Имгәнгән егет белән кыз хастаханәдә ята, аларның тәнендә химик пешү була. Кыз бала авыр хәлдә, аның бите, башы, муены һәм куллары пешеп беткән. 18 яшьлек егетнең башы бик каты пешкән. 

Җинаять эше ачылган. Данил үкенүен әйтә, ул 16 яшьлек сөйгән кызының хыянәте өчен үч алырга теләвен сөйли.

«16 яшьлек кыз белән интим мөнәсәбәтләр булмаган килеш, нинди хыянәт турында сүз була ала?» дигән сорауга да җавап бирә. Ул кызны интимсыз гына яратуын әйтә. Сөйгән кызы белән аерылышкач, ул үз-үзенә кул салмакчы булган, тик булдыра алмаганын да сөйли.

«Данил К. алдан уйлап күкерт кислотасын балигъ булмаган кыз бала башына, гәүдәсенә сибә, аңа физик авырту китерә, имгәтә. Бу травма сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү дип санала», — дип аңлатканнар судта.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, кызның колагын ампутацияләргә туры килгән. Кислота бик тирән кергән һәм аның итенә кадәр янган диярлек. Кызны хастаханәгә озак алып барганнар, шуңа күрә кислота тирән сеңгән, диелә бу хәбәрдә.

«Аның ярты бите эреде. Аны комага җибәрделәр. Ул әле дә реанимациядә», — дип сөйләгән 18 яшьлек Матвей «Бишенче канал»га.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100