Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бите бөтенләй юк, өзгәләп бетергәннәр». Кунакка кергән нәни малайны өч питбуль талаган

news_top_970_100
«Бите бөтенләй юк, өзгәләп бетергәннәр». Кунакка кергән нәни малайны өч питбуль талаган
vnovgorod.sledcom.ru/

Новгород өлкәсендә 9 яшьлек малайны этләр талап үтергән. Бала дустына кунакка килгәч, аңа 3 питбуль эте һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Парфино бистәсендә була. 20 февральдә 9 яшьлек Данил (балаларның исемнәре үзгәртелә), мәктәптән кайтып барышлый, дусты Петяга кунакка керә. Шунда Данилга 3 питбуль эте ташлана һәм үтергәнче талый. Петя, елый-елый, күрше йортка апасы янына ярдәм сорап чаба. Күрше апа этләрне баладан аера, тик инде соң була.

«Данил игелекле бала иде», – ди дуслары һәм күршеләре. Ул 3нче сыйныфта укый, әйләнә-тирәдәге бөтен балалар белән диярлек дус була. «Сүгенми, яхшы укый иде», – дип елый бер күрше хатын.

Данил белән Петя күптән дус булып йөри, әти-әниләре моны белә, балаларны бергә йөрергә чыгара, кунакка йөрешергә рөхсәт итәләр.

«Моңарчы этләр Даняга тыныч карый иде», – ди дуслары.

Фаҗига көнне ни булганын тикшерүчеләр ачыклый.

«Данилның ата-анасы сүзләренчә, питбульләр балада бер исән урын калдырмаган, бите бөтенләй юк диярлек, өзгәләп бетергәннәр. Хәзер малайның мәете Бөек Новгородта экспертизада. Аны тиздән җирлиләр», – ди гаилә танышы.

Ольга белән Константин Парфиного 2019 елда күченә. Участок алалар, төзиләр. «Тулы гаилә. Әниләре өй хуҗалыгы белән шөгыльләнә, әтиләре вахта белән эшли», – ди Парфино администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Дементьев.

«Этләр Константин исеменә яздырылган. Алар хатыны белән питбуль үрчетеп сатарга җыеналар иде. Этләрдән зарланып администрациягә мөрәҗәгать итүче булмады», – ди ул.

Ләкин авыл халкы түрә белән килешми. Аларның сүзләренчә, 2022 елның декабрендә питбульләр мәчегә ташланган, хуҗа хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Нәни сеңлем каршында этләр мәчене өзгәләп атты. Константин, сез этләрне башка хайваннарны мәсхәрәләү, балаларның психикасын бозу өчен асрыйсызмы? Сез этләрне махсус котыртып җибәргәнсез», – дип язган мәче хуҗабикәсе.

Ләкин полиция җинаять составы күрми, очраклы хәл, дип саный. Мәче дә исән була. Константиннан сорау алалар, ул «Америка питбуле» токымлы 3 эте булуын әйтә. Ул аларны муенчак белән йөртүен, мәчегә ташлангач та, аерырга тырышуын әйтте, диелә полиция рапортында.

Данил һәлак булганнан соң, эт хуҗалары һәм аларның дуслары журналистлардан кача, комментарий бирмиләр. Биредә яшәүчеләр фаҗига сәбәпләрен үзләре фаразлый. Данил участокка койма аша кергән булуы ихтимал, диләр.

«Бу – ялган. Малайны өйдә бер бүлмәдә таптылар. Аның өске киеме юк иде. Ягъни ул берникадәр вакыт кунакта утырган», – ди сайт чыганагы.

Данилның әти-әнисе сүзләренчә, этләр аннан ниндидер куркыныч тойган һәм һөҗүм иткән.

Бистә администрациясе белешмәсе буенча, фаҗига вакытында Петяның анасы өйдә булмый, тик ул беркайда да эшләми. «Ул кибеткә азык-төлек алырга барган. 20 минутка китеп торган, нәкъ шул чакта фаҗига булган. Хәзер бөтен кеше шокта», – дигәннәр муниципалитетта.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100