news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бит тиресен картаюдан саклау өчен дүрт киңәш

news_top
Бит тиресен картаюдан саклау өчен дүрт киңәш
freepik.com

Бит тиресен 20 яшьтән үк тәрбияли башларга кирәк. Нью-Йорк дерматологы Эллен Гендлер бит тиресен картаюдан саклау өчен 4 киңәш бирде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Беренче кагыйдә – кояштан саклый торган кремны даими куллану. Моны җәен генә түгел, һәр ел фасылында кулланырга кирәк.

Моннан тыш, дерматолог ретиноидлар да кулланырга киңәш итә (ретиноидлар – антиоксидант функция үти һәм тире күзәнәкләрен яңарта). Шулай да, мондый препаратларны зур дозировкада табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамый.

Шулай ук табиб рационга С витаминын да өстәргә киңәш итә. Чөнки әлеге витамин тире күзәнәкләрен зарарланудан саклый.

Дерматолог органик косметика кулланырга киңәш итә. Мондый косметикада кояш тәэсиреннән тернәкләнергә ярдәм итә торган һәм тирене яшь итеп саклый торган ферментлар була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар