Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бит һәм кул тиресе өчен бәрәңге куллану файдалы диюләре дөресме?

Бит һәм кулларның матурлыгын саклау өчен кыйбатлы кремнар һәм маскалар урынына бакчабызда үскән бәрәңгедән файдалы рецептлар тәкъдим итәбез. Бәрәңге составынды крахмал күп. Крахмал битне дымландыра, тарттыра һәм вак җыерчыкларны бетерә һәм яшәртә.

news_top_970_100
Бит һәм кул тиресе өчен бәрәңге куллану файдалы диюләре дөресме?

Пешкән бәрәңгедән битлек

Кирәкле ингредиентлар:

  • 1 бәрәңге,
  • 1 аш кашыгы каймак,
  • бер уч фасоль,
  • зәйтүн мае,
  • йомырка сарысы.

Пешкән фасольне блендерда әйләндерәбез. Бәрәңгене кабыгы белән пешерәбез. Суынгач, ваклыйбыз. Фасоль, бәрәңге, йомырка сарысын һәм каймакны бутыйбыз. Әлеге масканы биттә 30-40 минутка калдырабыз.

Чи бәрәңгедән битлек

Бер чи бәрәңгене угычта уабыз, аннан марля белән согын чыгарабыз. Әлеге сок белән көнгә ике тапкыр битне сөртеп алабыз.

  • Бәрәңге согы антисептик булып тора. Булган бетчәләрне бетерергә ярдәм итәчәк. Бәрәңге согына ромашка төнәтмәсе дә өстәргә була.

Күз төпләрендәге шешенүне бетерәбез

1 бәрәңге, 1 аш кашыгы салкын сөт, 1 аш кашыгы он алабыз. Чи бәрәңгедән блендерда боламык ясыйбыз. Аңа салкын сөт һәм он өстибез. Әзер массаны күз төбенә яисә бөтен биткә сөртәбез.

Ялкаулар әлеге маска урынына чи бәрәңгене түгәрәкләргә кискәләп күз төбенә куеп тора ала. Файдасы булмый калмас!

Бәрәңге суы белән кулларны яшәртәбез

Бәрәңге пешкән суны ташламагыз. Аны кулларны яшәртү өчен кулланырга була. Бәрәңге пешкән җылымса суга кулларны тыгабыз. 15-20 минут тотабыз. Бәрәңгедән чыккан крахмал кул тиресен тукландыра, вак яраларны төзәтә. Мондый процедурадан соң кулларга крем сөртү киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100