Бисмилләһ сүзе нинди кыйммәткә ия?
Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.
«Бисмилләһ»нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай дип әйтелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтә иллә-билләһ» сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар». Гали (Аллаһ аннан разый булсын): «Кем дә кем кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса яки газап чиксә, шул «бисмилләһ»не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләштерер», – дигән.