Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бишле»гә генә укучы малайны, көнләшү сәбәпле, агулап үтергәннәр

news_top_970_100

Times of India газетасы Һиндстандагы фаҗига турында яза. 

Һиндстанның көньягындагы кечкенә генә Карайкал шәһәре мәктәпләренең берсендә укыган 13 яшьлек Баламаниканданны бөтен уку йортының горурлыгы дип атаганнар, аны гел укытучылары да мактаган, классташлары да хөрмәт иткән. Егет «бишле»гә генә укыган, класстан тыш чараларда да катнашкан. 

Егетнең уңышлары шул ук класста укыган бер кызның әнисенә бер дә ошамаган – чөнки бу кыз да «мәктәпнең иң яхшы укучысы» титулына өметләнгән булган, әмма егет белән конкуренцияне җиңә алмаган.

Кызның әнисе – 42 яшьлек Сагайарани Виктория – егетне «юлдан алып атарга» уйлый. Мәктәптә елга нәтиҗә ясый торган концерт узарга тиеш була. Хатын Баламаниканданны бу концертта катнаштырмаска уйлый – шул рәвешчә, кызын «иң яхшы» итмәкче була.

2 сентябрь көнне Виктория мәктәпкә килә һәм каравылчыга үзен Баламаниканданның әнисе дип таныштыра. «Улына» ике шешә эчемлек бирүне сорый. Бу вакытта егет концертка әзерләнеп яткан була. Каравылчы алып килгән эчемлектән малай берничә генә йотым эчә һәм шунда ук үзен начар хис итә башлый.

Малай барыбер чыгыш ясый, шунда ук өенә кайтып китә. Ул коса башлый, авырый. Әти-әнисе аны хастаханәгә алып китә. Анда аның ашказанын юдыралар, малайның хәле бераз яхшыргач, өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма икенче көнне үк ул үзен начар хис итә башлый. Малайны хастаханәгә алып китәләр, әмма ул аңын югалта һәм үлә.

Үсмер үлгәч, аның әти-әнисе һәм туганнары мәктәп янында протест акциясе оештыра. Мәктәп каравылчысын, медперсоналны тиешенчә эшләмәүдә гаеплиләр. Ачыклый башлагач, егеткә алып килеп биргән ике шешә эчемлекне искә төшерәләр. Видеокамералардагы язмаларны карагач, агулаучы кешенең Виктория икәне ачыклана.

Полиция кулга алгач, хатын башта карыша, аннары эчемлеккә эчне йомшарта торган дару салганын әйтә. Ул аны аптекадан рецептсыз гына сатып алган. Аның максаты үсмерне концертта катнаштырмау гына булган. Әмма дару дозадан артык булу һәм организмга туры килмәү сәбәпле, начар реакция бирә. Хәзер хатын кеше үтерүдә гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100