Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бисквитлы рулет

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан бисквитлы рулет рецептын тәкъдим итәбез. "Чәй эчәргә менә дигән ди", - хуҗабикә.

news_top_970_100
Бисквитлы  рулет
Бу рулет төгәллекне ярата. 36 грамм йомырка агы, 30 грамм шикәр комы, 30 грамм атланмай, 40 грамм он кирәк булачак.

 Йомырканың агын күпертергә, шикәр комын өчкә бүлеп салып, янә яхшылап күпертергә. Йомшарган май, он салып болгатырга. 

Пергамент кәгазь өстенә җәяргә һәм туңдыргычка куярга.

Бисквит өчен: 5 йомырка, 130 грамм он, 120 грамм шикәр комы, ярты әфлисун һәм лимон кабыгы, 10 грамм ванилин комы. 

Оннан кала барысын да салып болгатырга, аннары он кушарга. 

Табаны туңдыргычтан алып өстенә бисквит җәяргә, 200 градуска кадәр кызган мичкә куярга, 14 минут пешерергә.

Сироп өчен: 50 мл әфлисун согы, 50 мл су, 80 грамм шикәр комы.

Шикәр комы эрегәнче җылытырга һәм суытырга. 

Крем өчен: 250 грамм эремчекле сыр, 33 процентлы 120 мл сөт өсте, 80 грамм шикәр оны, 60 грамм атланмай. 

Әзер бисквитны духовкадан алырга. Пергамент белән каплап әйләндерергә. 

Пергаментны алырга, сөлгене юешләргә, нык итеп сыгарга. Сөлге белән каплап аска әйләндерергә.

Пергаментны алырга, бисквитны сөлге белән рулет итеп төрергә, суынырга калдырырга. Рулетны сүтәргә. Сироп салырга, крем сөртеп, рулет итеп төрергә һәм берничә сәгатькә суыткычка куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100