news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бишенче сыйныфта укучы кыз өйдән миллион ярым акча алып, сәяхәткә чыгып киткән

Ике үсмер кызны полиция эзләп тапкан.

news_top
Бишенче сыйныфта укучы кыз өйдән миллион ярым акча алып, сәяхәткә чыгып киткән
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендә мәктәптә укучы ике кыз бала югалган булган. Совет районында яшәүче балалар 10 гыйнварда өйдән чыгып киткән. Шуннан соң аларның әти-әниләре полициягә гариза язган. Әлеге вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Бишенче сыйныфта укучы кызларны Светолояр районында тапканнар. Алар Краснодар краена ял итәргә сәяхәткә чыгып киткән булган.

Кызлар сәяхәтне яхшылап планлаштыра. Берсе өйдә булган бөтен акчаны җыеп ала. Ул якынча миллион ярым сум акча тотып чыга. Кызлар җылы киемнәрен, азык-төлек тутырып сәяхәткә китә.

Качкыннарны полиция тоткарлый. Алар башта таксида барган, аннары автобуска утырганнар. Кызларны караңгы төндә Светлояр районында эзләп табалар.

Ике гаилә дә беркайчан хокук саклаучылар хисабына эләкмәгән. Алар белән профилактик әңгәмә уздырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар